Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Курчак театры бездә кунакта. 09.09.2019

Бакчабызга кунакка Әлмәт курчак театры артистлары килеп, балаларга бик матур әкияти мизгелләр бүләк иттеләр.
-
Белем көне белән! 02.09.2019

С днем знаний!
-
Юл кагыйдәләрен нык бел! 30.05.2019

Бүген бакчабызның уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мероприятие узды.
Юл аркылы чыкканда
Уңга-сулга карарга
Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.
Светофорны тыңларга,
Кагыйдәне бозмаска,
Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.
-
Сау бул, бакча! 28.05.2019

Бакча белән хушлашабыз –
7 яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз быел көзгә.Безне анда мәктәп көтә,
Безне көтә парталар.
Түземсезлек белән көтә,
Укытучы апалар.Әйе, безне мәктәп көтә,
Кыңгыраулы зур мәктәп.
Ә бу юлга безне сез бит
Чыгардыгыз җитәкләп.Җитте хушлашу сәгате,
Кала нурлы бакчабыз,
Безгә монда рәхәт булды
Сезнең белән, апабыз. -
Котлыйбыз! 17.05.2019

Мәкмәпкә хәзерлек төркеменнән Халилов Салават ВДПО уздырган "Неопалимая купина" конкурсында 1 урынга лаек булды.
-
"Нәни полиглот" конкурсында 16.05.2019

Бүген Арча шәһәренең 8 нче номерлы балалар бакчасында "Нәни полиглот" конкурсы узды. Безнең балалар бакчасының данын кечкенәләр төркеменә йөрүче кызыбыз Салихзянова Мөслимә яклап, 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Җиңү көне белән!!! 08.05.2019

9 Май- Җиңү көне уңаеннан бакчабызда күп төрле чаралар узды: зурлар группасы Җиңү көненә багышланган иртә күрсәтте, группаларда әңгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды.
-
9 Май- Бөек Җиңү бәйрәме! 08.05.2019

Бакчабыз балалары Җиңү көненә багышланган митингта һәм "Улемсез полк" маршында катнаштылар.
-
1 май- яз һәм хезмәт бәйрәме 30.04.2019

1 Май- яз һәм хезмәт бәйрәменә багышлап мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тынычлык күгәрченнәре ясадылар.
-
"Урманда янгын" 26.04.2019

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары пожар куркынычсызлыгына багышланган "Урманда янгын" исемле әкиятне сәхнәләштерделәр. Мероприятиегә Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе, Яңа Кенәр урта мәктәбенең укыту эшләре буенча завучы, балаларның булачак беренче укытучылары чакырылган иде. Мероприятие бик эчтәлекле, балалар өчен файдалы булды, килгән кунаклар балаларыбызны бик ошатып киттеләр.



