Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Шырпы-уенчык түгел. 15.02.2019
-
14.02.2019
Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе , татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь- Муса Җәлил. Бүген безнең балалар бакчасының зурлар төркемендә шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булды.
Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. Рамилә Ильдаровна балаларга шагыйрьнең герой шагыйрь, батыр, ярдәмчел, шахмат уйнарга яратуы, редактор вазыйфаларын башкаруы, гайләсе, Чулпан исемле кызы булуы, җәлилчеләр оешмасы булуы турында сөйләде.
-
Әвәләү белем эшчәнлегендә 11.02.2019
Кечкенәләр төркеме балалары "Әвәләү" белем бирү эшчәнлегендә.
-
Татарстан гербы көне 07.02.2019
7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан зурлар төркеме тәрбиячесе Мортазина Р.И. балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, канатлы барс турында легенда укыды.
-
Котлыйбыз! 06.02.2019
Татарский Республиканский комитет профсоюза работников народного образования и науки РФ наградил председателя профсоюзного комитета нашего детского сада Гайфуллину Рамзию Гильмулловну за высокую социальную эффективность и развитие социального партнерства почетной грамотой. От всей души поздравляем ее и желаем творческих успехов!
-
31.01.2019
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Безнең зурлар группасы балалары әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә булдылар - алар өчен җимлекләр ясадылар. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты. Балалар аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элделәр. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз! -
28.01.2019
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне карап үстерергә өйрәнәләр, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында күзаллаулары киңәя, танып белү һәм иҗади сәләтләре үсә.
-
Игътибар, "ШаянТВ"! 24.01.2019https://shayantv.ru/
-
Котлыйбыз! 17.01.2019
-
"Ел тәрбиячесе-2019" 15.01.2019
Музыка җитәкчебез Гайфуллина Р.Г. "Ел тәрбиячесе-2019" конкурсында катнашты. Аңа барлык коллектив исеменнән уңышлар телибез!