Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Әнием-кадерлем. 06.03.2019
Бакчабызда 8 Март-хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре башланып китте. Бүген иң кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Гүзәл Муллахмәтовна белән әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлап матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
-
Әниләргә -чәчәкләр. 04.03.2019
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановна белән әниләргә бүләккә оригами ысулы белән тюльпан чәчәге ясыйлар.
-
01.03.2019
Бакчабызда бик матур традиция бар- һәр баланы җырлы-биюле уен белән туган көне белән котлыйбыз. Мәктәп хәзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Гайнуллина Гөлнур Фердинантовна белән Ралинәне туган көне белән котлау мизгеле.
-
27.02.2019
Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Х.Х. бакчабыз балалары белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә уздырды.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2019
23 нче февралҗ- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчабызда малайларыбызның җитезлеген, уңганлыгын, тапкырлыгын, осталыгын сынап карадык. Ә кызларыбыз аларга җыр һәм матур биюләрен бүләк иттеләр.
-
Бердәм гамәлләр көне. 21.02.2019
Халыкара туган тел көне уңаеннан бүген бакчабызда бердәм гамәлләр көне уздырылды .Балалар һәм хезмәткәрләр киемнәрендә милли элемент кулланып киенделәр. Тәрбиячеләре Хамзина Резеда Юнусовна һәм зурлар тәркеме балалары татар халык милли киемнәреннән.
-
И туган тел, и матур тел! 20.02.2019
Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Тәрбияче Гөлнара Рәүфовна туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан уртанчылар төркемендә әңгәмә уздырды.
-
Шырпы-уенчык түгел. 15.02.2019
-
14.02.2019
Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе , татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь- Муса Җәлил. Бүген безнең балалар бакчасының зурлар төркемендә шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булды.
Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. Рамилә Ильдаровна балаларга шагыйрьнең герой шагыйрь, батыр, ярдәмчел, шахмат уйнарга яратуы, редактор вазыйфаларын башкаруы, гайләсе, Чулпан исемле кызы булуы, җәлилчеләр оешмасы булуы турында сөйләде.
-
Әвәләү белем эшчәнлегендә 11.02.2019
Кечкенәләр төркеме балалары "Әвәләү" белем бирү эшчәнлегендә.