Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
"Урманда янгын" 26.04.2019
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары пожар куркынычсызлыгына багышланган "Урманда янгын" исемле әкиятне сәхнәләштерделәр. Мероприятиегә Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе, Яңа Кенәр урта мәктәбенең укыту эшләре буенча завучы, балаларның булачак беренче укытучылары чакырылган иде. Мероприятие бик эчтәлекле, балалар өчен файдалы булды, килгән кунаклар балаларыбызны бик ошатып киттеләр.
-
Тукай туган көнендә. 26.04.2019
26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне - Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел Габдулла .Без дә Тукай туган көнне искә алып бакчабызда төрле чаралар уздырабыз. Кечкенәләр төркеме балалары да шагырь иҗаты, аның әсәрләре белән танышалар.
-
Котлыйбыз! 25.04.2019
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган районкүләм "Сандугачтай моңлы Тукай теле"бәйгесендә бакчабызның уртанчылар төркеме балалары "Эш беткәч уйнарга ярый " әсәрен күрсәтеп, 1 урынга лаек булдылар. Балаларны һәм тәрбиячеләрне чын күңелдән котлыйбыз!!!!
-
Әкияттә кунакта. 22.04.2019
Кечкенәләр төркеме балалары "Йомры икмәк" әкиятен бик яратып уйныйлар.
-
Котлыйбыз! 19.04.2019
Арча шәһәренең 6 номерлы балалар бакчасында "Каблучок" район бию конкурсы узды. Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Кораблик детства" биюе белән 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
17.04.2019
Бакчабызның уртанчылар группасы балалары "Хәтер чылбыры" фольклор коллективларының IV район фестивалендә бик матур чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнделәр.
-
Космонавтика көнендә 12.04.2019
Бакчабызда космонавтика көненә багышланган күп төрле мероприятиеләр узды. Космос турында рәсем, китап выставкалары, "12 апрель- Космонавтика көне" исемле тематик мероприятиеләр узды.
-
Театр яктылыкка, нурга илә! 09.04.2019
Бакчабызның уртанчылыр төркеме балалары Яңа Кенәр мәдәният йортында узган "Театр яктылыкка илтә" исемле концертта катнаштылар. Алар "Аулак өй" күренешен сәхнәләштереп, халкыбызның төрле уеннарын уйнап күрсәттеләр.
-
09.04.2019
Балалар тормышы өчен уңайлы дөнья ул шундый дөнья- анда балалар куркынычсыз һәм уңайлы тирәлектә үзләренең индивидуаль сәләтләрен үстерү мөмкинлеге алалар.Шундый дөнья тудыру максатыннан безнең балалар бакчасының уен мәйданчыгына "ДПС" балалар уен комплексы урнаштырылды. Бу җиһазларны алуда һәм урнаштыруда ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Без китап яратабыз! 05.04.2019
Зурлар тәркеме балалары Яңа Кенәр авылы балалар китапханәсендә экскурсиядә булып,андагы китаплар белән танышып кайттылар. Аларның китапка карата кызыксынулары , хөрмәтләре артты, үзләре укыйсы килү теләге уянды.