Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Өмәдә катнашу 30.04.2015

Әйләнә-тирәне чистарту икеайлыгы кысаларында 30 апрель көнне Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбендә өмә үткәрелде. Өмәдә барлык сыйныф укучылары да, укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә актив рәвештә катнаштылар. Мәктәп яны бик матур, чиста булып калды. Тиздән бакча эшләре дә башланачак.
-
29.04.2015

29 нчы апрель көнне Г.Тукайны искә алу уңаеннан мәктәптә шигырь уку конкурсы үткәрелде. Конкурста 2 нче сыйныф укучысы Кәримов Фәнис, 6 нчы сыйный укучысы Хәмидуллин Дәниф, 7 нче сыйныф укучысы Маликова Гүзәл, 8 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Ландышлар катнашты. Укучылар Г.Тукайның, Э.Шәрифуллинаның, М.Нурмиевның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ә Зиннәтуллина үзе иҗат иткән шигырен сөйләде. Укучылар матур гына чыгыш ясадылар.
-
«Сәләт» яшьләр үзәгендә булып кайтты 28.04.2015

24 нче апрельдә 8не сыйныф укучысы Зиннатуллина Ландыш Казан каласындагы «Сәләт» яшьләр үзәгендә булып кайтты.Ул “Сәләткә нур булган йолдызлар” Республикакүләм аык әдәби ярышының икенче турында катнашып таныклык алды.Язучы Рабит Батулла, Г.Камал театры артистлары Наилә Гәрәева, Илдус Әхмәтҗанов катнашындагы эчтәлекле очрашуда да катнашты.
-
Кул көрәше буенча ярыш 27.04.2015

25 нче апрель көнне Түбән Аты төп гомуми белем командасы армспорт ярышында катнашты. 1998-1999 нчы елгы кызлар арасында 60 кг авырлыкта Хисматуллина Резеда 2 нче урынны яулады, ул грамота hәм медаль белән буләкләнде Котлыйбыз!
-
Өмәдә катнашу 25.04.2015

Бүген 6-7 класс укучылары өмәгә чыкты. Мәктәп территориясе чүп-чардан арындырылды.
-
Всероссийский эко-урок "Хранители воды" 24.04.2015

Сегодня, 24 апреля 2015 года, учитель биологии и географии Шакиров Р.Н. провел очередной эко-урок «Хранители воды» в 5-6 классах. Урок прошел интересно. Ученики еще раз убедились в необходимости беречь бесценное сокровище – чистую воду.
-
Арча сәнгать мәктәбендә Тукай көннәренә багышланган шигырь бәйрәме 23.04.2015

24 нче апрель көнне Арча сәнгать мәктәбендә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” исеме астында Тукай көннәренә багышланган шигырь бәйрәме булып узды. Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбе дә бу чарада читтә калмады. Мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Кәримов Фәнис, 6 нчы класс укучысы Хәмидуллин Дәниф, 7 нче класс укучысы Маликова Гүзәл, 8 нче класс укучысы Зиннәтуллина Ландыш, 9 нчы класс укучысы Фәйзиев Искәндәрләр катнашты.Укучылар уңышлы гына чыгыш ясадылар . Һәр катнашкан укучыга мәдәният җитәкчесе тарафыннан сертификат бирелде.
-
Всероссийский эко-урок "Хранители воды" 22.04.2015

С 20 по 26 апреля в России проходит Всероссийский эко-урок «Хранители воды». Этот необычный образовательный проект реализуется в рамках ФЦП «Вода России» по инициативе Минприроды России и при поддержке компании PepsiCo и Зеленого движения России ЭКА. Урок «Хранители воды» приурочен к Международному дню Земли 2015 года. Цель проекта - воспитание бережного отношения у населения к источникам пресной воды: рекам, озёрам, родникам. Сегодня в нашей школе тоже прошел Всероссийский эко-урок. В нем участвовали ученики 7-8 классов. В конце урока ученики изготовили своими руками карманную книжку с простыми практическими советами о том, как стать Хранителем воды. Официальная страница проекта – хранителиводы.рф. Организатором акции «Эко-урок» в нашей школе стал учитель географии Шакиров Р.Н.
-
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 21.04.2015

21нче апрель көнне мәктәпкүләме линейкада Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан укучылар игътибарына чыгыш тәкъдим ителде. 6нчы класс укучылары тарафыннан әзерләнгән “тере күргәзмә” чыгышы кызыклы, мавыктыргыч үтте. Балалар тарихи урыннар, һәйкәлләр турында мәгълүмат алдылар, андый урыннарга игътибар, саклы караш кирәклегенә төшенделәр. Чыгыш ахырында күп сандагы тарихи романнар авторы язучы М.Хәбибуллинның ничек итеп тарихка кереп китүе турында истәлек язмасы укылды. Анда түбәндәге юллар бар: “Адәми зат, әгәр үз халкы белән горурлангандай тарихы барын белмәсә, туган туфрагын, милләтен дә танымый башлый. Аның ныклыгы тою өчен төпле терәк кирәк. Тарих, үз халкыңның тарихы шундый терәк ул.”
-
Өмәдә катнашу 18.04.2015

Әйләнә-тирәне чистарту икеайлыгы кысаларында 18 апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм төстә өмәгә чыктылар. Өч төркемгә бүленеп, үзәк юл, авыл чишмәләре яны, Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл тирәсе чуп-чардан арындырылды. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
















