Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Казанга “ТНВ” телерадиокомпаниясенә экскурсиягә бардылар 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне без: Маликова Гүзәл( 7 класс), Зиннәтуллина Ландыш (8 класс), Мортазин Рифат(9 класс), Фәйзиев Искәндәр(9 класс), Арча “Нур” телерадиостудиясенә йөрүче укучылар, Казанга “ТНВ” телерадиокомпаниясенә экскурсиягә бардык. Экскурсиягә 4 укытучы җитәкчелегендә 42 укучы бардык. Безне анда 2 экскурсовод апа каршы алды һәм без 2 командага бүленеп ТНВ белән таныштык. Без килгән вакытта кайбер бүлмәләрдә съёмкалар бара иде, шул очраклы без аларына керә алмадык. Ә съёмка бармаган бүлмәләргә кереп, танышып чыктык. Безгә экскурсовод апабыз һәр бүлмә турында җентекләп аңлата барды. Тапшыруларның ничек эшләнүен, ничек эфирга чыгуын сөйләде, һәм без моның бик катлаулы эш икәнен аңладык. Шулай итеп вакытның ничек үткәнен дә сизми калганбыз. Экскурсия тәмамланганнан соң, без экскурсовод апаларга үзебезнең сорауларыбызны бирдек, алар җавап бирде. Кыскасы, безгә ТНВ да бик ошады, ә кайберләребез: ”Бәлки, киләчәктә ТНВ га эшкә дә керербез әле”- диделәр.
-
Һәйкәлләрне чистарттык 15.01.2015

2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге уңайдан укучылар белән бу темага багышланган класс сәгатьләре үткәрелә, илебезнең тынычлыгы өчен сугыш кырларында һәлак булучыларны онытырга ярамаганлыгы ассызыклана. Шундый эшчәнлекне 15 нче гыйнвар көнне 8 нче класс укучылары мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне чистартып, карларын көрәп, тагын бер кат расладылар.
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2015

14 нче гыйнварда мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Төп доклад белән укытучы Шакиров Р.Н. чыкты. Чыгышының темасы-“Киендерү- иркәләүме?”. Рәдис Наил улы укучыларның бүгенге көндә мәктәпкә киеп килгән киемнәренең тиешле таләпләргә туры килмәвен ассызыклады. Укучы мәктәп формасыннан йөрергә тиеш. Форма укучыны җыйнакландыра, тырышып белем алуга этәрә, сәламәтлеккә дә йогынты ясый.
Мәктәп директоры Хәбибуллин И.Х. уку елының беренче яртысында мәктәптә укучыларга белем алу өчен җитәрлек шартлар тудырылуы, балаларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителүе, гомуми өлгереш, белем сыйфаты нәтиҗәләре турында сөйләде. Соңыннан әти-әниләр балалары укыган кабинетларга таралдылар. Класс җитәкчеләре һәр баланың тәртибе, мәктәп тормышында катнашуы, укуга карашы турында сөйләде.
Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре балаларның имтиханга әзерлек эшләренең торышы, яңалыклар-үзгәрешләр, имтиханнарның якынча даталары белән таныштылар. Алар алдында имтиханнарга әзерләүче укытучылар һәм директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Хасанова Э.И. чыгыш ясадылар.
-
Профсоюз ярышлары
08.01.2015
2015 нче елның 8 нче гыйнвар көнне Арча шәһәренең Укучылар сараенда район мәгариф профсоюз оешмасы хезмәткәрләренең шашка, шахмат һәм өстәл теннисы буенча финал ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең башлангыч пофсоюз оешмасыннан да 3 хезмәткәр канашты. Шулар арасыннан Миннуллина Гөлзирә шашка буенча призлы III урынны яулап кайтты. Котлыйбыз аны.
-
Журналистлар белән очрашу булды
06.01.2015
6 нчы гыйнвар көнне Укучылар сараенда яшь журналистлар белән очрашу булды. Чарада Арча районыннан 25 укучы катнашты. Безнең мәктәптән Арчаның балалар “Нур” телерадиостудиясендә член булып Маликова Гүзәл (7 кл), Зиннәтуллина Ландыш (8 кл) тора. Укучылар берничә тукталыш аркылы үтеп үзләренең көчләрен сынадылар. Бу тукталышлар: “Курку бүлмәсе “, “Редактор эше”, “Төгәл санау”, “Тукта – Камера!”. Укучылар тукталыышларда кызыксынып катнаштылар. Бәйрәм ахырында булачак журналистлар ант кабул иттеләр. Аның эчтәлеге түбәндәгечә: “ Чын һөнәрман дәрәҗәсендә,чынбарлыкка тугры булып,кешелек үсешефайдасына эшләргә сүз бирәм”. “Нур” түгәрәге җитәкчесе Таҗиев Д.Г., Зарипова З.М. бар укучыларга да журналист таныклыгы тапшырды.
-
Мәктәптә шашка ярышы булды
05.01.2015
Кышкы каникул көннәрендә укучылар арасында шашка ярышы үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Менә быел да, 5нче гыйнвар көнне, әлеге гадәткә тугры калып, 5-6 нчы сыйныф укучылары мәктәпкә җыйналдылар һәм үзара көч сынаштылар. Төп хөкемдар- исеме район шахматчылары арасында яхшы таныш булган хезмәттәшәбез-Гайнетдинов Мидехәт абыйлары.
Менә җиңүчеләр дә билгеле: 1 нче урында 5 нче сыйныф укучысы Ихсанов Илмир, 2 нче урында 6 нчы сыйныфта белем алучы Хуҗиев Рүзәл, 3 нче урында шул ук сыйныф укучысы Мортазин Фирзәр. Һәр укучыга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Профсоюз ярышлары 05.01.2015

5нче январь көнне Кәче төп гомуми белем мәктәбендә мәгариф хезмәткәләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында шахмат, шашка һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары булып узды. безнең мәктәп коллективы да бу ярышларда актив катнашты һәм призлы урыннар да яулады. Миннуллина Гөлзирә хатын-кызлар арасында шашка буенча I урынга , Кадырова Ләйсан хатын-кызлар арасында өстәл теннисында I урынга, Шакиров Рәдис шахмат буенча I урынга лаек булды. Сафин Ленар һәм Гыйлмиҗанов Рафил дә уңышлы чыгыш ясадылар. I урынны алган хезмәткәрләр 8нче январь көнне Арчага финал ярышларына баралар.
-
Шугалак ачылды 03.01.2015

Түбән Аты мәктәбе укучылары,авыл яшьләренең күптәнге хыяллары тормышка ашты: авыл үзәгендә боз шугалагы ачу тантанасы үтте. Хәзер балаларга да, олыларга да саф һавада хоккей уйнарга, тимераякта шуу осталыкларын үстерергә менә дигән мөмкинлек бар. Әлеге чараның кышкы каникул чорында үтүе икеләтә файдалы.
Шугалакны койма белән әйләндереп алуга, су сиптерү җайланмаларын булдыруга авыл җирлегендә эшләгән яки тамырлары белән шушы авылдан чыккан эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга рәхмәтнең иң зурысы. Яшьләр үзләре дә көчләрен кызганмадылар: дәресләрдән соң җыелып, такта кистеләр, аларны кадакладылар. боз катырдылар.
Шугалакны ачу тантанасы чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Балаларның шатлыгын уртаклашу ниятеннән Кыш бабай да килде. Нәкъ менә аңа кызыл лентаны кисү хокукы бирелде. Кыш бабай бәйрәмгә җыелган әти-әниләрне, балаларны Яңа ел белән котлады, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, киләчәктә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
-
Час кода в России 11.12.2014

В 5-9 классах были проведены уроки на тему :"Час кода в России". В конце урока ученики попробывали составить программы на тренажере. Все ученики получили сертификаты.
-
Открытый урок в 2-4 классе 28.11.2014

27 ноября 2014 года в рамках Недели начальных классов учитель начальных классов Давлиева А.Р. провела открытый урок в 2-4 классе о теме «Сочетания ЧА - ЩА, ЧУ- ЩУ, ЖИ - ШИ».
















