• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

Арча балалар сараенда утырышта

Опубликовано: 29.05.2015

7 класс укучысы Маликова Гүзәл: "Менә май аеның соңгы көннәре дә килеп җитте. Мәктәпләрдә укулар тәмамланып, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре булып узды.  Бу 9 нчы һәм 11 нчы сыйныф укучылары өчен бик үк күңелле булмаса да, калган сыйныф укучылары өчен бик шатлыклы вакыйга, чөнки алда аларны җәй һәм 3 ай каникул көтә.

      Безнең мәктәптә дә укулар тәмамланды.  Һәм хәзер без мәктәп бакчасында эшлибез. Шулай бер көнне эшләп йөри идек, татар теле укытучысы бакчага чыкты да:  “Гүзәл, сине пәнҗешәмбе көнне, сәгать 9:00 га Зөлфирә Маннаповна Укучылар Сараена чакырда, анда бүләкләү була”- диде.  Мин әлбәттә инде шатландым, чөнки андагы дуслар белән күптәннән бергә җыелганыбыз юк иде.

       Пәнҗешәмбе көне бик тиз килеп җитте. Мин иртән тиз генә тордым да, җыендым да әни Арчага алып барып та куйды. Мин килгәндә инде бөтен кеше диярлек килеп җиткән иде.  Кешеләр җыелып беткәч, Дамир абый безгә видеоролик күрсәтте, шунысы кызык, бу видеороликта безнең бөтенебезнең дә эшләгән тапшыруларыннан өзекләр бар иде.  Анда һәрберебез узебезне күргәч көлдек, оялдык.  Аннары без барыбыз да урамга чыктык та, “НУР” сүзен үзебездән, дөресрәге бөтен шушында йөргән кешеләрән төзедек.  Безне видеога   төшерделәр, без моны уңышлы килеп чыкты дип уйладык.  Ә инде кире кергәч безнең  һәрберебезгә дипломнар бирделәр.    Ул дипломнар 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарга буленгән иде,  һәм шулай ук “За активное участие” дигәне дә бар иде.  Мин бу дипломның 3 нче урын дигәненә лаек булдым. Дипломнарны алгач, без сентябрь аенда тагын шулай бергә очрашырга сүз куештык та, кайтып киттек.    Бу көн бик күңелле үтте."



К списку новостей