Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Имин интернет 30.10.2014

Бүген мәктәбебездә 6-9 класс укучыларына Гильмизянов Рафиль Нуретдинович "Имин интернет" темасына дәрес үткәрде. Дәрестә интернет челтәрендә мөмкин булган алдану, кыен хәлгә калу очраклары карап үтелде. Үз үзеңне интернет җинаятьчелектән саклап калу өчен тәкъдимнәр һәм кагыйдәләр әйтеп кителде.
-
Наркотикларсыз тормыш 28.10.2014

Факел» хокук бозуларны кисәтү отряды членнары “Наркомания, наркотиклар” сораулар һәм җаваплар дип аталган чара оештырдылар. Мероприятие “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында үтте.
-
Билет в будущее
11.10.2014
Поздравляем ученицу 7 класса Маликову Гузель (учитель Хасанова Э.И.), занявшую 1 место и Заляеву Залию, ученицу 8 класса (учитель Хамидуллин Д.М. ), занявшую 2 место на муниципальном этапе республиканского конкурса сочинений о профессиях "Билет в будущее" среди учащихся 7-10 классов общеобразовательных учреждений, организованного ГБУ "ЦЕНТР ЗАНЯТОСТИ НАСЕЛЕНИЯ АРСКОГО РАЙОНА"
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе оештырылды 09.10.2014

9 октябрьдә авыл Мәдәният йортында Өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе оештырылды. Әлеге кичә- мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучавыл үзешчәннәренең бергәләп эшләү нәтиҗәсе. Җирлек башлыгы Мөхәмәдиев Я.З. котлау сүзе белән чыкты. Чакырылган кунаклардан ветеран укытучы Ләлә апа, Урта Атыдан Саимә апа, Кылачы авылыннан Әминә апа, Тхбән атыдан Кафия апа үзләренең яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм чарасы укучыларның җыр-биюләре белән аралашып барды. Өлкәннәрне хөрмәтләү чәй өстәле янында дәвам итте.. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган әлеге кичә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә бик әһәмиятле чара булды.
-
Укытучылар көне 04.10.2014

ТҮБӘН-АТЫ МӘКТӘБЕНДӘ --- “БАШВАТКЫЧ”.
Укытучы! Иксез-чиксез белем иле диңгезендә төрле-төрле каршылыкларны җиңә-җиңә, безне йөзәргә өйрәтүче иң күркәм кешеләр. Кадерле кешеләребезнең бәйрәмен быел ничектер үзенчәлеклерәк итеп уздырырга уйладык.
3 нче октябрьдә, мәктәбебездә укытучыларыбызның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без, 8нче сыйныф укучылары, барлык укытучыларны, балаларны,кунакларны “Башваткыч”тапшыруына җыярга булдык.Тапшыруыбызның “Җәвите”--- сыйныф җитәкчебез Рәдис абый Шакиров булды.Ул үзенең җитезлеге,сүзгә осталыгы,шаянлыгы белән хәтта Җәвит абыйны да уздырып җибәрде.
Уенда катнашучылар: 7 нче сыйныф җитәкчесе---Гөлүсә апа Маликова, 6 нчы сыйныф җитәкчесе---Данис абый Хәмидуллин,башлангыч сыйныфлар укытучысы---Алсу апа Дәүлиева. Балларны санап бару өчен жюри ---бер төркем 8 нче сыйныф укучылары үз урыннарын алды.”Башваткыч” сораулары бик авыр булса да, укытучыларыбыз бик төгәл һәм тиз җавап бирделәр,ә без алар өчен җан атып утырдык.Кайбер авыр сорауларга үзебез дә җавап эзләп “баш ваттык”.
Тапшыру барышында,чын “Башваткыч”тагы кебек,музыкаль пауза да булды.Мәктәбебез сандугачы Энҗе Шакирова үзенең матур җырларын хөрмәтле укытучыларга багышлады.
Жюри рәисе уенның җиңүчесен игълан итте: 18 балл җыеп, Алсу апа 1 нче урынга чыкты, супер-уенда катнашу турындагы тәкъдимне дә берсүзсез кабул итте. Алдан бер сүзе генә билгеле булган “Бауның-- озыны,сүзнең—кыскасы яхшы “дигән халык мәкален ул бер минут эчендә дөрес итеп әйтте дә бирде.
Алсу апага ,”Башваткыч” җиңүчесе буларак, супер-приз --- “Ауди”машинасы “эләкте”. Гөлүсә апа һәм Данис абый да тапшыруның истәлекле бүләкләренә ия булдылар.
Уен-тамаша азагында укытучыларыбызны кабат олы бәйрәм белән котладык, гөлчәчәкләр бүләк иттек.Бәйрәмчә тапшыруның хуҗалары---8нче сыйныф кызлары һәм егетләре ихлас теләкләрен матур җыр аша җиткерделәр:
“Уытучым,сезгә карап,
Артадыр хөрмәт хисем.
Юлларыма маяк булып
Балкый тик сезнең исем.”
Бәйрәм чарасы барыбызның да күңеленә хуш килде.
Зиннәтуллина Ландыш, 8 нче
сыйныф укучысы.Түбән Аты мәктәбе.
-
кросс среди членов профсоюза 29.09.2014

29 сентября наши учителя участвовали в осеннем кроссе среди членов профсоюза учреждений образования Арского муниципального района
-
Олимпиада по русскому языку
29.09.2014
Сегодня, 29 сентября, для учащихся 5-9 классов в школе прошел школьный этап всероссийской олимпиады по русскому языку.
-
27 сентября прошел осенний кросс среди учащихся ООШ и СОШ 27.09.2014

27 сентября прошел осенний кросс среди учащихся ООШ и СОШ Арского муниципального района. Наша команда приняла активное участие в кроссе.
-
фән олимпиадаларының мәктәп туры үткәрелә башлады
23.09.2014
22 нче сентябрьдән фән олимпиадаларының мәктәп туры үткәрелә башлады. Иң беренче биология фәненнән олимпиада үтте. Әлеге чарада 6-9 нчы класс укучылары катнашты, барысы 8 укучы үз көчләрен сынап карарга теләк белдерде. Инде нәтиҗәләр дә билгеле. 7 класста Юсупова Аида, 8 класста Нурмиев Инсаф, 9 класс та Фәйзиев Искәндәр иң зур балл җыйды. 23 нче сентябрь көнне тарихтан олимпиада үтте. Барысы 16 укучы катнашты.
Олимпиадалар дәвам итә. Барлык укучыларга да уңышлар телибез.
-
Кросс Татарстана -2014 21.09.2014

Сегодня, 21 сентября жители Арска и Арского района приняли участие в Республиканском массовом соревновании “Кросс Татарстана - 2014”. В нем активное участие приняли учащиеся и учителя нашей школы.
















