Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2015

12 нче февраль көнне кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме үткәрелде. 1 нче класс укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллаштылар.Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
-
Һөнәрне дөрес сайлау-киләчәк тормышыңны сайлау ул 30.01.2015

30 нчы гыйнвар көнне 8 нче һәм 9 нчы класслар белән берлектә “Киләчәктә җәмгыятьтә кирәк булачак һөнәрләр” темасына тәрбия дәресе үткәрелде. Укучылар бүгенге көндә һәм киләчәктә кирәкле һөнәр ияләре, һөнәр сайлаганда була торган ялгышлыклар белән таныштырылды. Һөнәрне дөрес сайлау-киләчәк тормышыңны сайлау ул. Шуңа күрә һөнәр сайлаучыларга тәкъдим ителгән киңәшләр укучыларга да җиткерелде.
-
һәйкәлне кардан чистарттылар 30.01.2015

30 нчы гыйнвар көнне дәресләрдән соң 8 нчы класс укучылары Мәдәният йорты каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне кардан чистарттылар..
-
Өлкән сыйныф укучылары сафына кабул итү 30.01.2015

8 нче сыйныфта белем алучы варислар тормышында истә калырлык вакыйга булды: алар бердәм төстә өлкән сыйныф укучылары сафына кабул ителделәр. Укучылар ике төркемгә бүленеп, үзара көч сынаштылар, өлгерлекләрен, булганлыкларын күрсәттеләр. Балалар иҗади конкурсларда да сынатмадылар. Киләчәк мәктәбен һәм укучысын тасвирлаганда югалып калмадылар, фантазияләре гаҗәп бай икәнлекләрен исбатладылар.
Мәктәп тормышының яңа баскычына аяк басулары белән котлыйбыз, укуларында уңышлар телибез. Укучылардан мәктәп тормышын җанландыруга ярдәм итә торган яңа идеяләр, фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз!
-
Юбилейная викторина 29.01.2015

29 января 2015 года а России отмечается 155-летие со дня рождения великого русского писателя Антона Павловича Чехова. В МБОУ «Нижнеатынская ООШ» в рамках Года литературы в России в 2015 году, в честь юбилея знаменитого писателя была проведена «Юбилейная викторина», учащимся показали видеофильм о жизни и творчестве писателя, была организована выставка. Победителем викторины стал ученик 8 класса Нурмиев Инсаф, который показал хорошие знания о жизни и творчестве писателя.
-
Кинолекторий үткәрелде 28.01.2015

28 нче январь көнне “Ут – дус та, дошман да” темасы буенча башлангыч класс укучылары катнашында кинолекторий үткәрелде. Давлиева А.Р. укучыларны янгын булмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды һәм янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләде. Укытучының сөйләме видеофильм белән бергә алып барылды.
-
Рәис Сафин белән очрашу булды 28.01.2015

Очрашулар кирәк, очрашулар... Бер очрашу үзе бер гомер. 28 нче гыйнвар көнне Арчаның “Казан арты этнографик” музеенда шагыйрь – Рәис Сафин белән очрашу булды. Анда шагыйрьнең китаплары да күргәзмә итеп куелган , сатып та алып була иде. Иң беренче булып үзләренең чыгышлары белән кичәне үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр башлап җибәрде. Алар барысы да Рәис Сафинның шигырьләрен укыдылар. Аннары шагыйрь турында радиодан яздырылган язманы тыңлаттылар.
Рәис Сафинга 6 нчы гыйнвар көнне 80 яшь тулган, аны юбилее белән котладылар. Һәм ниһаятъ, Рәис Сафинның үзен чакырдылар. Ул безне үзенең тормыш юлы , китаплары белән таныштырды. Залга аның авылдашлары - татар теле укытучысы, китапханәче, Субаш Аты авылының Ак әбие һәм авыл советы җитәкчесе чыктылар, аны юбилее белән котладылар, бүләкләр һәм җыр бүләк иттеләр. Аннары аның классташы - Валиева Сәрия апа, хезмәт ветераны - Сафин Гаяз шагыйрь белән яшьлек хәтирәләрен искә төшерделәр. Музей директоры урынбасары - Гарипов Шәфигулла, Мәдәният идарәсе җитәкчесе - Мөхетдинов Рамил дә шагыйрьне котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр.
Аннары Арча Укучылар Сараендагы “Тукай якташлары” түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат эшләре белән таныштырып киттеләр. Музей директоры - Камалов Ришат абый да юбилярны котлады. Ә ахырдан инде Рәис Сафин үзе балаларга, яшьләргә булган теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
-
Ут дус та, дошман да 28.01.2015

Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе − янгын.28 нче гыйнвар көнне “Ут дус та, дошман да” исеме астында барлык классларда да бердәм тәрбияви сәгать үткәрелде. Балаларга Ут турында кинофильм күрсәтелде. Ул укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуы турында бик файдалы мәгълүмат бирде. Анда янгын булган очракта үз - үзеңне ничек тотарга икәнлекне искә төшерделәр.
-
Игелеклек атнасы 27.01.2015

5 нче сыйныф укучылары, игелеклелек атнасы кысаларында, чишмә тирәсен, Урта Аты мәчете янын кардан чистарттылар.Вафина Әлфинур апага йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.Эшләп бетергәч ,катокка барып бергәләп уйнадылар.Кышкы көн кичкә авышкач кына,өйләргә таралдылар
-
Концертта катнаштык 26.01.2015

«Илнең,җирнең, тыыч көннең кадерен белеп,җырлап яшик!” девизы астында авыл җирлекләре кысаларындагы иҗат концерт программасында катнаштык. Укытучылар хор составында чыгыш ясадылар.Алар “Кайту” (М.Галиев шигыре,Л.Батыркаева көе) дип исемләгән җыр башкардылар.
















