Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Сәләт-Болгарда булды
Опубликовано: 20.07.2015Һәрбер кеше инде яз башыннан ук җәйге каникулларын ничек үткәрәсен уйлый башлый. Кемдер лагерьга бара, ә кемдер өендә ял итә. Ә мин уземнең каникулларым Сәләт алланнарының берендә үтәчәген инде куптәннән уйлап куйган идем. Ләкин кайсы аланга барырга дигән сорау туды. Һәм мин барасы килгән аланнар – ул Сәләт Болгар һәм Сәләт Балтач иде. Мин заявкаларны тутырып списоклар чыкканын кйтә башладым. Көненә берничә тапкыр кереп список чыкмаган микән, дип карый идем. Ләкин бит әле кайсы аланга эләгәсен. Май урталарында инде списоклар чыга башлады. Һәм Сәләт дөьясында булып кайткан дусларым мина, Сәләт Болгарга бар, анда кызыграк диделәр. Һәм менә, 13 нче июнь көнне чыккан списокта мин үземне таптым, минем ничек шатланганымны курсәгез. Инде әйдаманнарның шалтыратканнарын гына көтәсе калган иде, озак тормады, минем булачак әйдаманым мина шалтыратып барысын да аңлатты. Шул вакытта инде минем куңелем тыныч иде, чөнки мин ин шәп аланнарның берсенә-Сәләт Болгарга эләктем.
Менә сменаның беренче көне – 1 июль дә килеп җитте, иртән торып Казанга киттек. Регистрация үттек тә автобусларга утырдык. Барганда юлда бик кызык иде, чанда бер кыз җырлар җырлап барды. Менә Болгарга да килеп җиттек, анда кергәндә ук кемнең кайсы төркемдә булачагы язылган иде. Ә мин 5 нче төркемдә булып чыктым. Шулай үзебез торасы шатерлар янына бардык, шунысы кызык, автобуста җырлап барган кыз - Лиана, минем белән бер төркемгә эләкте. Беренче көнне без әйдаманнар бн таныштык, һәм безнең төркем иң уникаль булып чыкты, чөнки бездә генә 3 әйдаман иде. Болгарда булган 6 көн эчендә безнең төркем бер гаилә булды, көн саен без ни дә булса әзерли идек, бер-беребезнке якыннанрак белә бардык, ә 6 нчы көндә концерт булды, без уңышлы чыгыш ясаганбыздыр дип уйлыйм. Ә инде 7 се көнне иртән без Биләргә форумга киттек. Анда бөтен өйрәнгән биюләрне биедек, көн саен төрле чаралар узды.
Кыскасы, мина Сәләт Болгар сменасы бик ошады, мин бу сменада үземә күп әйбер алдым.
Маликова Гүзәл, 8 класс
К списку новостей
















