Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Көз күчтәнәчләре))) 08.10.2020
Программа эчтәлеге:
Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.
Балаларның җиләк-җимешләр, яшелчәләр турындагы белемнәрен, хәтер сәләтен үстерү.
Туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү
-
Әвәләү шөгеле))) 05.10.2020
Матур кошлар
Максат 1.Иҗади зәвык тәрбияләү.2. Иҗат итү сәләтләрен үстерү.3.Стека кулланып үрдәктә каурыйлар, канатлар, күзләр билгели белүне ныгыту. Халыкның төрле кәсепләре белән таныштыруны дәвам итү, дымков уенчыклары турында белемнәрен тирәнәйтү. Натурадан карап, аерым детальләр ярдәмендә формаларын һәм пропор-цияләрен саклап, үрдәк әвәләргә өйрәтү.
Җиһазлау: картон, пластилин,
-
- Табышмаклар әйтү.
- Эшләү аламын аңлату.
- Физ-ка
- Мөстәкыйль эшчәнлек.
-
-
Рәсем шөгеле)))) 02.10.2020
"Яңгыр яуганда"
1. Балаларда табигать күренешләренә кызыксыну тәрбияләү.
2. Рәсемнең композициясен күз алдына китерү.
3. Балаларны рәсемне эзлекле рәвештә ясарга, (башта урман, урам, кыр, соңыннан яңгыр) ясаганны буярга өйрәтү.
-
Бәйрәм белән!!! 01.10.2020
Хөрмәтле Өлкәннәребез!
Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау – сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
-
Математика))) 30.09.2020
Максат: геометрик фигураларны – түгәрәкне, өчпочмакны, овалны, турыпочмакны искә төшерү, аларны әйләнә-тирәдә күрә белү. Бер төрле фигураларны зурлыклары буенча чагыштыра белү, сөйләмдә чагыштыру нәтиҗәләрен кулланырга өйрәтү. Сул һәм уң якны өйрәтүне, төсләрне ныгытуны дәвам итү. Логик фикерләү сәләтен, игътибарлыкларын, хәтер һәм уйлый белү сәләтләрен үстерү.
-
Саф һавада ))) 28.09.2020
-
"Юлда йөрсәң - бул уяу! "(Дидактик уен "Дөрес итеп җый") 24.09.2020
Максат. Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен үстерү; юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү.
-
Әвәләү шөгеле))) 22.09.2020
Тема: Чебен гөмбәсе
Максат: 1.Көзге матурлыкка соклану хисе һәм гөмбәләргә сак караш тәрбияләү.
2. Иҗат итү сәләтләренүстерү.
3.Юан тасма һәм түгәрәктән гөмбә эшләпәсен әвәләүне ныгыту. Балаларны чебен гөмбәсенең агулы гөмбә икәнен, төсләрен дөрес әвәләргә өйрәтү.
Җиһазлау: картон, пластилин, чебен гөмбәсе рәсеме.
-
Режим моменты))) 21.09.2020
Кәрия-Зәкәрия
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче.
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.
Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия, Зәкәрия, коммая,
Кәрия, Зәкәрия, коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.
-
Математика))) 16.09.2020
Максат: Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча санарга өйрәтүне дәвам итү, “ничэ”, “ничәнче” сорауларына җавап бирүләрен, предметның озынлыгын шартлы үлчәм буенча үлчәүне ныгыту; геометрик фигуралар белэн эшлэүкүнекмәләрен үстерү, логик фикерләү сәләтләрен камилләтерү, математика шөгыленә кызыксыну уяту.