Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Көзге каен агачы"кул эше эшчәнлеге 15.09.2020
Максаты:
агачлар турындагы белемнәрен арттыру,
каен агачының төзелешен өйрәтү,
табигатькә сак караш тәрбияләү.
кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрән
эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Сюжетлы- ролле уен "Шифаханә" 09.09.2020
“ Уен -әйләнә-тирә мөхит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур,якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул,-дип язган В.А Сухомлинский.
Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур итеп сөйләшергә өйрәнә,үзен шулай зурлар тормышына әзерли.Уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.Шулай ук миһербанлылык, ярдәмчеллек,сак караш тәрбияләү аркылы,балада яхшы күңеллелек,кешелеклелек кебек сыйфатларны үстерә,аралашу культурасын камилләштерә. -
Режим моменты))) 03.09.2020
-
Бәйрәм белән!!! 01.09.2020
Бакчабыз (Ә.Кари)
Кояш чыккач, нурга чумгач
Урам, кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез:
Без бәхетле балалар.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Бакчабызда гөлләр үсә
Шау чәчәккә күмелеп,
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
-
Режим моменты))) 13.05.2020
-
Бәйрәм белән!!! 09.05.2020
Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын
Балкып янсын күктә йолдызлар.
-
"Тыныч булсын күгебез" 08.05.2020
Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
-
"Окна Победы" 07.05.2020
-
«Тукай әкиятләре дөньясында» 28.04.2020
Балалар өйдә “Су анасы”, “Шүрәле”,”Бала белән күбәләк”,”Кәҗә һәм Сарык “әкиятләреннән , Г. Тукайның әкият геройларын яратып рәсемгә төшерделәр.
-
Син яшисең безнең йөрәкләрдә))) 26.04.2020
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр
Һәм яшәүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара.