Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Биеклектән курыкмыйбыз. 11.10.2016

Үрмәләүле уеннарның максаты - балаларга үрмәләп йөрү, үрмәләп югарыга таба менү күнекмәләре бирү, аларда игътибарлылык, тотнаклылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләү, хәтер сәләтләрен, зиһеннәрен үстерү.
-
Тәмле ашлар ашыйбыз. 10.10.2016

Балаларга табын янында утыру кагыйдәләрен төшендерү: 1) ашаганда өстәл артында тыныч утырырга, гәүдәне төз тотарга өйрәтү; 2) тәлинкәгә артык иелмәү, кашыкны уң кулда дөрес тоту, кашыкка ризыкны аз-азлап алу; 3) авыздагы ризыкны йотып бетермичә, өстәл артыннан чыкмаска кирәк.
-
Көзге композиция. 07.10.2016

1 нче кечкенәләр төркеменең табигый материаллардан көзге композициясе.
-
Яфраклар буядык. 06.10.2016

Акварель буяулар белән эшләү кагыйдәләре: 1) Буяр алдыннан пумаланы суга манып алырга һәм артык суны савыт кырыена тидереп саркытырга кирәк. 2) Дымлы пумала белән үзеңә кирәкле төсне алырга мөмкин. 3) Буяган вакытта пумаланы бер юнәлештә генә йөртергә кирәк. 4) Пумалага каты басарга һәм аны тәртипсез рәвештә төрле юнәлешләрдә хәрәкәтләндерергә ярамый. Алай итсәң, пумаланың кыллары буталачак. 5) Яңа төскә буяр алдыннан, пумаланы чиста суда яхшылап юу мөһим. Әйбәтләп чистартмаган очракта рәсем пычраначак кына.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016

-
Кубиклар белән уен. 04.10.2016

Максат: Уен площадкасында хәрефле һәм санлы кубиклар белән уйнау. Балаларны саннарны һәм хәрефләрне аерырга өйрәтү. Иптәшләренә карата игътибарлылык тәрбияләү.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 03.10.2016

Кызларыбыз "Көз бәйрәменә" кулчатырлар белән бик матур бию өйрәнәләр. Биюне аларга музыка җитәкчесе Лилия апалары өйрәтә. Максат: шушы бию аша, кызларның осталыкларын, нәфислеген күрсәтү, балаларның көйгә дөрес итеп хәрәкәтләр ясауларына ирешү.
-
Уен уйныйбыз. 30.09.2016

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.
-
Конструктор белән эш. 29.09.2016

1 нче кечкенәләр төркеме балаларының конструктор белән уйнаулары. Максат: балаларның мөстәкыйль рәвештә конструктор төзүләре; аларның уйлау сәләтләрен үстерү; бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, уенчыкларын бүлешеп уйнауларына ирешү.
- Уттан сак бул! 28.09.2016















