Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 08.11.2016

Максат: Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. Светофор, ГАИ машинасы, юл билгеләрен күрсәтү. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен, сөйләмен, уңай эмоцияләрен үстерү.
-
Кар көрәргә булыштык. 07.11.2016

Максат: Ноябрь башы гына булуга карамастан, бөтен җир ап-ак булды, күп итеп кар яуды. Без дә балалар белән урамга саф һава суларга чыктык. Балалар техник хезмәткәрнең эш кораллары белән таныштылар. Форсаттан файдаланып, үзләре дә юлны кардан чистартырга булыштылар.
-
Пластилин әвәләдек. 03.11.2016

Максат: Зурлар төркеме белән иҗади сәнгать шөгыленнән пластилин әвәләдек. Пластилиннан гусеница һәм чәчәк ясадык. Бу шөгыль төсләрне аерырга, бармаклар белән вак кына кисәкләр әвәләргә өйрәтә. Ахырдан эшләгән эшләренә нәтиҗә ясала, шулай итеп, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнә.
-
Мозаика төзибез. 02.11.2016

Максат: Балалар мозаика белән уйнарга бик яраталар. Төрле рәсемнәр төзиләр. Мозаика балаларның уйлау сәләтләрен үстерә, бармак һәм кул хәрәкәтләрен тизләтә, бер-берләренә карата игътибарлылыкны ныгыта.
- "Осенний калейдоскоп" 02.11.2016
-
Без физкультура яратабыз. 01.11.2016

Максат: Балалар физкультура дәресендә кыршаулар һәм гимнастик таяклар ярдәмендә төрле күнегүләр башкаралар. Бу күнегүләр аларны физик яктан чыныктыра, бер-берләренә игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә.
-
"Нәни Сөмбелә" конкурсында 31.10.2016

Безнең балалар бакчасыннан "Нәни Сөмбелә" конкурсында Саттарова Азалия катнашты. Ул бик матур итеп шигырь сөйләде. Аннары Айсылу һәм Ләлә исемле кызлар белән матур бию башкардылар. Безнең Азалия "Ягымлы Сөмбелә" номинациясендә җиңү яулады. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Яраткан уенчыгым" темасына рәсем. 28.10.2016

Максат: Зурлар төркеме белән "Яраткан уенчыгым" темасына рәсем ясау. Балаларны рәсем ясарга өйрәтү; краска белән пөхтә итеп буяуларына ирешү. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
-
Развиваем мелкую моторику 27.10.2016

-
Гөлләр тәрбиялибез 26.10.2016

Максат: 1 нче кечкенәләр төркеме балалары белән гөлләрнең тузаннарын сөртү. Балаларга ничек итеп гөлләрне тәрбияләргә кирәклеген төшендерү. Аларны хезмәт тәрбиясенә, матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.















