Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Бездә бүген Яңа ел бәйрәме. 27.12.2018

Бакчабызда бүген Яңа ел бәйрәме булып узды. Башта 1 нче кечкенәләр төркеменеке. Аларга кунакка Кыш бабай, Кар кызы, төлке һәм хәтта Свинка Пеппа да килгән иде. Аннары бәйрәм зурлар төркеме белән уздырылды. Балаларның күңелен ачарга убырлы, су анасы, клоун һәм төрле җәнлекләр килде. Балаларга бәйрәм бик ошады. Соңыннан Кыш бабай бүләкләр өләште.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 24.12.2018

Бакчабызда балалар белән Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Залга матур итеп чыршы бизәп куйдык. 1 нче кечкенәләр төркеме балалары да үзләренең матур шигырьләрен, җырларын, матур биюләрен әти-әниләренә, Кыш бабай белән Кар кызына күрсәтергә әзерләнәләр. Кызларыбыз кар бөртекләре биюе биесә, малайлар гномиклар биюен бииләр.
-
Спортзалда мәш киләбез. 21.12.2018

1 нче кечкенәләр төркеме белән спортзалда төрле уеннар уйныйбыз. Кайбер балалар таудан шуа, кайберләре йомшак машиналарда йөри, төрле коврикларда сикерәләр. Балаларга күмәкләшеп уйнавы бик күңелле.
-
Конкурста III урын! 19.12.2018

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Зиннатуллина Ләлә 18 нче декабрьдә Арчаның беренче номерлы балалар бакчасында үткәрелгән "Голосок" конкурсында 3 нче урынны яулады. Без аны чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз, алда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Кар сыннарыбыз әзер. 17.12.2018

Бакчабыз ишегалдына матур итеп кар сыннары ясап куйдык. Бакча хезмәткәрләренә ярдәмгә әти-әниләр дә килде. Бергәләшеп күңелле итеп эшләдек. Булышкан әти-әниләргә бик зур рәхмәт!
-
Йөзү буенча III урын 13.12.2018

Безнең бакчабызның музыка җитәкчесе Тимербаева Лилия Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы составында йөзү ярышында катнашып III урынны яулады. Без аны ихластан котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
Уен аша саннар өйрәнәбез. 12.12.2018

1 нче кечкенәләр төркеме белән өстәл уеннары аша саннар өйрәнү. Максат: Балалар белән өстәл уеннары аша саннарны танырга, русча һәм татарча әйтергә, саннарның урыннарын табып, дөрес итеп урнаштырырга өйрәнү.
-
Инвалидлар декадасы. 10.12.2018

Бакчабызда бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан “Шәфкатлелек бизи кешене” темасына әдәби чара үткәрелде. «Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
-
Бездә бәйрәм атмосферасы. 07.12.2018

Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Шул уңайдан без бакчабызны матурлап бизи башладык. Моңа балалар да шатланалар. Алар да Яңа елның тизрәк җитүен, Кыш бабайның бүләкләр алып килүен зарыгып көтәләр.
-
Тозлы камырдан тәмлүшкәләр. 05.12.2018

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме белән әвәләү дәресендә тозлы камырдан тәмлүшкәләр әвәләдек. Балалар өчпочмак, мантый, бәлеш, пәрәмәч, паштет, печенье, торт ясадылар. Тозлы камыр белән ясау балаларга бик ошады. Камыр каткач, балалар үзләре әвәләгән тәмлүшкәләрен краска белән буядылар. Ә соңыннан без аларны лаклап куйдык. Хәзер балаларга самовар янында чәй ясап уйнарга тәм-томнар да бар.















