Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 34 детей/ 34 бала |
У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Рәсем ясыйбыз. 18.05.2017
Көнбагыш чәчәге ясау. Максат: балаларгы көнбагыш чәчәген ясау ысулын өйрәтү; кәгазь битенә рәсемне дөрес ясауларына ирешү. Балаларның дөрес төсләрне кулланып рәсемне буяулары. Мөстәкыйльлек, иҗади сәләтләрен үстерү; балаларда матурлыкка соклану тойгылары уяту.
-
Чәчәк үсентеләренә су сибәбез. 17.05.2017
1 нче кечкенәләр төркеме. Чәчәк үсентеләренә су сибү; балаларда үсемлекләргә, чәчәкләргә, гөлләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү.
-
"Син беләсеңме?" уены. 16.05.2017
Туп ярдәмендә "Син беләсеңме?" уены уйнау. Уенны мәктәпкә әзерлек төркемендәге бала уйната. Ул калган балаларга сораулар бирә, ә алар үз чиратында тупны тәгәрәтеп сорауга җавап бирәләр. Бу уенның әһәмияте шунда: монда төсләр дә, саннар да, яшелчә һәм җиләк- җимешләр дә атала һәм русча тәрҗемәләре дә әйтелә. Әкиятләр дә, гаилә әгъзалары да искә төшерелә. Шул рәвешле башка сораулар да бирергә мөмкин.
-
Бездә бүген туган көн! 15.05.2017
Бездә бүген Камиләнең туган көне. Аңа 4 яшь. Без Камиләгә озын гомер, сәламәтлек, тәртипле, инсафлы бала булып үсүен телибез. Иптәшләре белән гел дус, тату уйнасын; шундый ук ярдәмчел һәм игътибарлы булып калсын.
-
Пластилиннан әвәләү шөгыле. 11.05.2017
Тема: Ташбака әвәләү. Максат: Балаларга ташбака әвәләү эзлеклелеген аңлату. Һәр өлешен дөрес итеп башкаруларына ирешү. Соңыннан эшләренә бәя бирү.
-
Чыгарылышка әзерлек. 10.05.2017
Тиздән бакча белән хушлашу көне дә килеп җитәчәк. Безнең бакчадан быел 3 малай укырга керәчәк. Шул уңайдан, балалар матур җырлар, биюләр өйрәнә башладылар.
-
Антитеррористическая безопасность.
04.05.2017
Антитеррористическая безопасность.
Антитеррористическая безопасность.
В последнее время озабоченность по поводу безопасности образовательных учреждений серьезно возросла .Эти озабоченность связана не только с физическими ,но и психологические факторы также могут ассоциироваться с опасностью. Любой человек должен точно представлять свое поведение и действовать в экстремальных ситуациях ,психически быть готовым к самозащите.
Будьте бдительными
При возникновении чрезвычайных ситуации звоните по сотовому телефону:
МЧС, пожарная часть -101
Полиция -102
Скорая помощь -103
Газовая служба -104
Служба спасения -112
-
Кечкенәләр белән уен площадкасында. 03.05.2017
-
Математикадан эш дәфтәрләрендә эшләү. 02.05.2017
Уртанчылар төркеме. Максат: 5 кә кадәр саннарны кабатлау, аларны тану. Рәсемнәрнең кайсы геометрик фигурага охшаганын билгеләү, геометрик фигураларны дөрес атау. Бирелгән рәсемне дөрес төсләргә буяу, төсләрне дөрес тану.
-
Агач утырттык. 29.04.2017
Без садик территориясендә өмә ясадык, агачлар утырттык.