Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 14.03.2026

️13 нче март көнне Арча шәһәрендә район мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Спортның һәр төре зур көч, тырышлык, үҗәтлек таләп итә. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышларда бик теләп катнашты һәм мактаулы 3 нче урынга лаек булды.Укучыларны, тренерлары Рифат Рахимзяновичны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез
13 марта состоялись районные соревнования по лыжным гонкам. Наша команда заняла 3 место. Поздравляем ребят и желаем навык побед!
-
Әлифба бәйрәме/ Праздник Әлифбы 13.03.2026

Бүген мәктәбебездә “Әлифба бәйрәме” үткәрелде.Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына,әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Сегодня в нашей школе состоялся” праздник Азбуки".Первоклассники отпраздновали свою первую победу в мире знаний. Ребята поблагодарили своих учителей, родителей, которые приложили большие усилия для обучения азбуке. А мы поздравляем первоклассников с праздником, желаем дальнейших успехов!
-
Экология-һәркемнең эше/ Экология - дело каждого 12.03.2026

️ Бүген, 12 март көнне, мәктәптә файдалы очрашу булды. "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгыннан килгән белгечләр экология буенча күп мәгълүматле чыгыш ясадылар, укучылар белән аралашып, уеннар уйнаттылар, буләкләр бирделәр. Әхмәтҗанов Р.З., Хурамшина Т.Т., Абдрахманова Г.И.ларның чыгышы укучыларга бик ошады. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле кунакларыбыз. Кабат очрашырбыз, туган як табигатен саклауга без дә өлешебезне кертүне дәвам итәрбез. Чөнки экология - һәркемнең эше. Яшәгән җиребез, эчкән суыбыз, сулаган һавабызның чиста булуы, аларны саклау - безнең бурыч.
Сегодня, 12 марта, в школе состоялась полезная встреча. Специалисты Государственного природного заповедника "Ашит" провели познавательную экологическую экскурсию, пообщались с учащимися, провели игры, вручили подарки. Выступление Ахметзянова Р. З., Хурамшиной Т. Т., Абдрахмановой Г. И. очень понравилось учащимся. Спасибо вам, уважаемые гости. Встретимся вновь, продолжим вносить свой вклад в сохранение природы родного края. Потому что экология-дело каждого. Наша задача - поддерживать чистоту земли, в которой мы живем, питьевой воды, воздуха, которым дышим.
-
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 12.03.2026

Арча спорт мәктәбендә район күләмендә бадминтон буенча үткәрелгән ярышта Хәсәншәех мәктәбе командасы 1 нче урын алып кайтты. ️ Командадагы һәр укучыны һәм тренерлары Мостафин Р.Р.ны уңышлары белән котлыйбыз. Сезнен белэн горурланабыз!
В соревнованиях по бадминтону районного масштаба в Арской спортивной школе команда Хасаншаихской школы заняла 1 место. ️ Поздравляем! Гордимся вами!
-
Родительское собрание 11.03.2026

Проинформировали родителей (законные представители) обучающихся по мониторингу сетевого пространства социальных сетей несовершеннолетних по выявлению негативных факторов воздействия интернет-контента, выявлению фактов пропаганды деструктивных групп и фактов распространения информации, причиняющий вред здоровью и развитию детей.
-
Бәйрәм конөерты / Праздничный концерт 07.03.2026

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Гөлнара Рафисовна җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары 8 Март бәйрәме белән котлап бик матур концерт куйдылар. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килде.В нашей школе прошёл замечательный концерт, посвящённый Международному женскому дню 8 марта. Это событие собрало учеников, учителей и родителей, чтобы подарить всем дамам и девушкам море положительных эмоций и радости.
-
Әйләнә - тирә дөнья дәресендә 06.03.2026

Гөлшат Сәйфелхан кызы җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья фәне буенча ачык дәрес күрсәттеләр. Әйләнә-тирә дөньябызда безне нинди куркыныч хәлләр сагалый? Куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга? Әлеге сорауга җаваплар укучылар хәтеренә сеңгәндер һәм киләчәктә аларга ярдәм итәр дип ышаныйк
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә// Продолжается неделя начальных классов. 06.03.2026

Бүген 2 нче сыйныф укучылары Ләйсән Габдуллаҗан кызы җитәкчелегендә математикадан ачык дәрес күрсәттеләр. Кунакка кергән укытучылар балаларның белеменә дә, тәртибенә дә югары бәя бирде. Дәресләрдә алган белемегез сезгә тормышта ярдәм итсен, укучылар.
-
Бөйрәм белән әнием! 05.03.2026

Халыкара хатын-кызлар көне ул - изге гүзәл затларыбызның көне. Шушы уңайдан мәктәбебезнең башлангыч сыйныф әниләре белән "Көчле звено" исемле интеллектуаль уен узды. Әниләребез үзләренең белемнәре белән бергә җыр-моңга осталыкларын да күрсәттеләр.Байрәм бик күңелле үтте.
-
"Һөнәрләр иленә сәяхәт" 05.03.2026

3 нче сыйныф җитәкчесе Таҗиева Г.С. "Һөнәрләр иленә сәяхәт" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар уеннар ярдәмендә тагын да күп мәгълүмат туплап, үзләренә һөнәр сайлау өчен беренче чиратта белем тупларга кирәклегенә инандылар.










