Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән! 23.02.2024
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Көч-куәт, батырлык ташып торсын! Һәр көнегез – уңышлы, һәр гамәлегез — лаеклы, сәламәтлегегез — ныклы, һәр сүзегез — ышанычлы булсын!
Туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы таяныч булып, тормышның барлык сынауларына, авырлыкларга бирешмичә яшәвегезне телибез. Сәламәт булыгыз, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын СЕЗГӘ!!! -
Смотр строевой песни. 22.02.2024
-
Котлыйбыз! 22.02.2024
Бүген Арча мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елын йомгаклау тантанасы булды. Бәйрәмдә мәгарифтәге уңышлары өчен укытучыларны бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп директоры Шамил Вилович Сәләховның да булуы аеруча куанычлы. Ул "Социаль партнерлык өчен" күкрәк билгесенә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!!
-
Ягез әле,егетләр 22.02.2024
Бүген бездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Батырлар, кыюлар, җитезләр"уены узды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары Совет Армиясенә карата үзара белем- күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз! 21.02.2024
21 нче февраль–Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында "Туган телем - серле дөнья” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Әлеге чара укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, укучыларны иҗатка тарту, эстетик зәвык формалаштыру максатыннан оештырылды. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучысы Әхмәтова Илүзә уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды.(җитәкчесе Нуриева Т.Г.) Укытучыбыз Гөлсинә Миннехановна беренче урын яулады. Котлыйбыз, алга таба тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне 21.02.2024
21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Безнең туган телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Мәктәбебездә 21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелде. Укучылар төрле телләрдә туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр, милли җырлар, төрле халыкларның биюләрен башкардылар -
Чаңгы ярышы 20.02.2024
20 февральдә Арча шәһәрендә профсоюз хезмәткәрләре арасында уздырылган чаңгы ярышында безнең укытучыларыбыз да көч сынашты.
-
Поздравляем! 20.02.2024
Межрайонные соревнования по лыжным гонкам на приз ООО "Сосна".
Ученица 5 класса Ахметова И.и ученица 8 класса Ахметзанова К.заняли 3 место.( Тренер: учитель физкультуры Мустафин Р.Р) Поздравляем! -
Мөһим сөйләшү/Разговоры о важном 19.02.2024
Бүген безнең мәктәптә чираттагы "Мөһим сөйләшүләр" дәресе кысаларында 23 февральгә багышланган әңгәмәләр үтте.
Очередное занятие "Разговоры о важном" было посвящено предстоящему празднику Дню защитника Отечества.
-
Рәхмәт хаты 17.02.2024
Дару үләннәре җыеп тапшыруда мәктәбебез өченче урынга һәм Татпотребсоюз тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләккә лаек булды. Әти-әниләргә, укучыларга, укытучылар коллективына чиксез рәхмәт.