Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Всероссийский словарный урок 25.11.2015

Сегодня учителя русского языка и литературы вместе с учениками 8 класса провели Всероссийский словарный урок.
22 ноября – день рождения Владимира Ивановича Даля, создателя уникального «Толкового словаря живого великорусского языка». Именно в этот день отмечается всероссийский День словарей и энциклопедий.
-
Сак булыгыз: боз! 24.11.2015

"Сак булыгыз: көзге боз!" Әлеге темага укытучылар классларда сөйләшүләр алып барып тора. Бүген класс сәгатендә укучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын ныклап кабатлап чыкты.
-
Тукай юбилеен каршылап... 23.11.2015

Габдулла Тукайның юбилеен каршылап, мәктәпләрдә, районда төрле чаралар үткәрелеп тора. Бу чараларда безнең укучылар да яратып катнаша. 4 класс укучылары Гарипова З. һәм Зәкиева З. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясап, район конкурсында 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар. Укытучылары Гозәерова Л.Г. Котлыйбыз!
-
Баскетбол ярышлары 21.11.2015

21 ноябрь көнне төп гомуми белем мәктәпләре арасында район беренчелегенә баскетбол ярышлары үтте. Безнең укучыларыбыз яхшы уен күрсәтеп, 3 нче призлы урынга лаек булдылар. Тренерлары Мустафин Р.Р. МОЛОДЦЫ!
-
Зона ярышлары 20.11.2015

Бүген Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбендә профсоюз хезмәткәрләре арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары үтте. Анда безнең укытучылары лаеклы чыгыш ясадылар. Бадминтончылар арасында Мостафин Р.Р. һәм Таҗиева Г.С икенче булдылар , ә өстәл теннисы буенча Таҗиев А.А. өченче булды. Котлыйбыз!!!
-
Зонада баскетбол ярышы 19.11.2015

Бүген Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә зона буенча төп мәктәп командалары арасында баскетбол ярышлары үтте.
-
КВН 18.11.2015

Бүген Яңа Кенәр мәдәният йортында зона буенча КВН уены булып узды. КВНда алты мәктәп командасы катнашты. Безнең мәктәп укучылары бик матур чыгыш ясадылар. Молодцы!.
-
Әдәбият елы дәвам итә 16.11.2015

Әдәбият елы дәвам итә. Инде берничә атна дәвамында укучылар төрле халыкларның шигырьләрен укыйлар. Шулай итеп укучыларда туган телгә генә түгел, башка милләтләрнең әдәбиятенә карата да ихтирам хисләре тәрбияләнә.
-
"Әдәби хәзинә" 13.11.2015

Әдәбият елы уңаеннан Арча төбәге язучылары, шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты белән танышуны үз эченә алган “Әдәби хәзинә” циклы дәвам итә. Әлеге дәресләр укытучылар һәм укучылар өчен күп файдалы мәгълүмат бирә, матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уята. Бүгенге класс сәгатьләре якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллин белән танышуга багышланды.
-
Математика укытучылары семинары 12.11.2015

12 нче ноябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә математикларның зона семинары булып узды. Бу семинарда безнең мәктәпнең математика укытучысы Сәләхова Гөлсинә Миннехановна ” Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында математик белем биргәндә заманча технологияләрне куллану” дигән темага чыгыш ясады. Укытучының фикеренчә, математика укыту системалы белемнәр үзләштерүне таләп итә. Укытучы тарафыннан укучының фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне кыска, шул ук вакытта төгәл һәм ышандырырлык итеп бәян итәргә, аны дәлилләргә, теләсә нинди ситуациядән иң оптималь, җайлы, уңай чишелеш табарга өйрәтү, фәнни-техник алгарыш өчен бу фәннең мөһим терәк булуын аңлатырга тырышу кирәктер. Ничек кенә укытсак та, “йомшак” укучыларда үз көченә ышаныч уятырга, уртача үзләштерүчегә — югарырак үрмәләргә ярдәм итәргә, ә көчлеләрдә иҗади уйландыра торган эш запасын саектырмаска кирәк.










