Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Авылдашыбызның иҗат кичәсе 11.11.2015

11 нче ноябрь көнне "Казан арты тарих- этнография музее"нда авылдашыбыз Миннебаева Мәйфәрвәз Зариф кызының иҗат кичәсе булды. Әлеге кичәдә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 09.11.2015

Бүген мәктәптә Арча районы өстәл теннисы Федерациясе Кубогына ярышларда җиңүчеләрне котлау булды. Шәхси беренчелектә икенче урынны яулаган 8 класс укучылары Гатин Альмирга һәм Гафетдинова Гөлиягә һәм өченче урынга ия булган 9 нчы класс укучысы Гафетдинова Гөлүсәгә кубок һәм грамоталар тапшырылды.
-
КВНга әзерләнәбез 07.11.2015

Тиздән район күләмендә үтәчәк КВНга әзерлек дәвам итә. Укучылар хәзерге вакытта үзләренең осталыкларын шомарту өстендә эшлиләр.
-
Олимпиада
05.11.2015
Бүген 2-3 нче классукучылары арасында математика буенча район олимпиадасы булып узды. Анда безнең мәктәп укучысы да үзенең көчен сынап кайтты.
-
Имтиханнарга әзерлек. 03.11.2015

Каникул көннәре булуга карамастан укучылар мәктәпкә агылалар. 9 нчы сыйныф укучылары өчен консультацияләр үтсә, башка укучылар түгәрәк эшләрендә катнашалар.
-
Осенний фьюжн
03.11.2015
Бүген "Арча " спорткомплексында мәктәп яшьләре "Көзге бал-Осенний фьюжн" бәйрәмендә катнаштылар. Стиляга стилендә күз явын алырлык итеп киенгән егетләр -кызлар шул чорның вакыйгаларына әйләнеп кайткандай булдылар, стиляга биюен башкардылар, сорауларга җавап бирделәр, төрле шаян конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм 50-60 нчы еллар дискотекасы белән тәмамланды. Укучылар күңелендә бәйрәм рухы озак сакланыр!
-
Түгәрәк өстәл 02.11.2015

Бүген, Шушмабаш урта мәктәбендә, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының фәнни-гамәли киңәшмәсе узды. Түгәрәк өстәлгә шушы зонага караган мәктәпләрнең укытучылары чакырылган иде. Очрашу ФГОС шартларында тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыту тематикасы буенча үткәрелде.Түгәрәк өстәл артында УУГ, укыту технологияләре, дәрестән тыш эшчәнлек, укучыларның белемнәрен бәяләү турында яңалыкларны, укыту барышында туган проблемаларны уртага салып киңәшләштек. Очрашу файдалы һәм эчтәлекле булды.
-
Педагогик киңәшмә 02.11.2015

Бүген Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укытучылары чираттагы педагогик киңәшмәләрен үткәрделәр. Киңәшмә темасы "Мәктәптә фәнни-эзләнү эшен оештыру-заман таләбе"
-
Теннис ярышлары 31.10.2015

Бүген Арча районы өстәл теннисы Федерациясе Кубогына ярышлар булып узды. Анда безнең мәктәпнең җыелма командасы 2001 нче елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында 2 урын яулады, ә 1999-2000 нче елгы укучылар арасында каманда 3 нче булды. Аларны котлыйбыз!
-
Инструктажлар 31.10.2015

Бүген укучылар көзге каникулга таралды. Каникулга китәр алдыннан класс җитәкчеләре куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрделәр. Шулай ук мәктәпкүләм линейкада мәктәп директоры Ш.В.Сәләхов бу турыда тагын бер кабат искә төшерде..










