Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Районда чыршы бәйрәме 29.12.2015

28 нче декабрьдә районда укучылар өчен төп чыршы бәйрәме үзды. Анда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Гатин А. һәм 9 класс укучысы Газизов А.лар катнашты. Укучылар бәйрәмне бик яратып кайттылар.
-
Спорт 28.12.2015

Бүген Яңа Кишет төп мәктәбендә профсоюз членнары арасында шашка, шахмат ярышлары үзды. Анда безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Таҗиева Г.С. шашка буенча 1 нче урынны яулады.
-
Яңа ел белән! 27.12.2015

Быел 6-8 класс укучылары Яңа ел бәйрәмен "аэропортта" каршыладылар. Әйе, бәйрәмнең сценарие нәкъ менә шулай төзелгән иде. Монда "чит ил" кунаклары да, фокусчылар да, төрле ил артистлары да булды. Укучылар рольләрне зур осталык белән башкардылар. Тамашачылар бик канәгать калды.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2015

Бүген Хәсәншәех мәдәният йортында 1-5 класс укучыларының "Чыршы бәйрәме" үтте. Укучылар бәйрәмгә төрле костюмнар әзерләгәннәр. Алар тамаша кылырга килгән әти-әниләренә, кунакларга үзләренең осталыкларын җырлар, биюләр, нәфис сүз аша җиткерделәр. Авыл халкы укучыларның чыгышын бик ошатты.
-
Яңа ел символлары 26.12.2015

Яңа ел чыннан да сихри, могҗизалы бәйрәм. Ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бәйрәмгә әзерлек шуңа күрә дә алдан башлана, анда укучылар да, укытучылар да, әти- әниләр дә катнаша. Яңа ел символларын төрлечә ясап карадык. Сезгә дә ошыйдыр безнең гүзәл чыршылар, кар бабайлар!
-
Акция 24.12.2015

Бүген SMS-балалар отряды "Могҗиза бүләк ит" акциясе үткәрде. Алар Кыш бабай белән берлектә Хәсәншәех балалар бакчасына бардылар. Отряд членнары кечкенәләр белән җырлар, биюләр башкардылар, төрле уеннар уйнадылар..
-
Кар сыннар 22.12.2015

Мәктәпкә кергәндә һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары каршы ала. Рәхим итегез!
-
Кыш бабай бүләк өләшә 21.12.2015

Иртә дип тормаган, 19 декабрь көнне Хәсәншәех авылы балаларын Яңа 2016 ел белән котларга Кыш бабай килгән. Авыл халкының бәйрәм рухын, Яңа елны каршыларга әзер булуын сизгәндер инде бабакай. Һәр өйгә кереп, балаларны шатландырып, берсеннән- берсе матур итеп бизәлгән авыл йортларына куанып, Кыш бабай Яңе ел бүләге өләште.
-
Олимпиада 18.12.2015

16 нчы декабрьдә татар теле буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Гарипова Р. беренче, ә 4 класстан Гарипова З., 8 класстаан Гафетдинова Г., 9 класстан Гафетдинова Г.лар призер булдылар. Молодцы!!!
-
Свет в нашей жизни 15.12.2015

Сегодня в нашей школе прошло мероприятие посвященное Дню света и световых технологий «Свет в нашей жизни» в рамках объявленного Генеральной ассамблеей ООН Международного года света и световых технологий. Учительница математики Салахова Г.М. рассказала ученикам о важности света в нашей жизни, как свет и основанные на нём технологии влияют на повседневную жизнь людей, а также играют центральную роль в будущем глобальном развитии.










