Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Спорт 02.04.2016

Мәктәп буенча шашка ярышлары башланып китте. Башта класстагы көчле уенчы билгеләнәчәк, аннан соң мәктәп чемпионы билгеләнәчәк. Уңышлар, сезгә.
-
Класс сәгате 31.03.2016

Кырым һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына карата география укытучысы Гафетдинова Э.Д. класс сәгате үткәрде. Укучылар үзләренең сорауларына җаваплар алдылар, файдалы мәгълүмат тупладылар.
-
Китапханәдә 28.03.2016

Бүген 1 нче класс укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Хәбирова Г. аларга Г.Тукай әсәрләрен тәкъдим итте. Аннан соң алар үзләре ясаган эшләнмәләр белән фотога төштеләр.
-
Өстәл теннисы 26.03.2016

24 нче март көнне Арча шәһәрендә укучылар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.Бу ярышларда безнең мәктәпнең өч командасы катгнашты. Иң яшь команда 1 нче, урта яшьтәге команда 2нче, өлкән яшьтәге команда 4 нче урынга лаек булды Молодцы!!!
-
Яңгыравык шигырь тамчылары 24.03.2016

22 нче март көнне АПКда башлангыч класс укучылары арасында "Яңгыравык шигырь тамчылары" исеме астында шигырь сөйләүчеләрнең республика конкурсы узды.
Безнең мәктәпнең 1 класс укучысы Хәмидуллина К. 2 урынга лаек булды Җитәкчесе Таҗиева Г.С. Котлыйбыз!. -
Педсовет 23.03.2016

Бүген “Дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбия потенциалы” дигән темага педагогик киңәшмә үтте. Укытучылар шулай ук фәннәр буенча класстан тыш эшләрне оештыру, конкурслар һәм фәнни- практик конференцияләрдә катнашу турында эшлекле сөйләшү алып бардылар, уку елын уңышлы тәмамлау өчен максат һәм бурычлар куйдылар.
-
Сәламәтлек көне 22.03.2016

Каникул көннәрендә укучылар өчен "Сәламәтлек көне" үтте .Укучылар командаларга бүленеп төрле төр ярышларда катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 21.03.2016

Бүген бездә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта авыл фельдшеры Закирова Р.М. "Туберкулезны кисәтү" темасына чыгыш ясады. Укучыларыбыз да әти-әниләренә үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.
-
Карлыгачка кабул итү 19.03.2016

Кичә икенче класс укучыларын "Карлыгачлар" сафына кабул итү тантансы булды. Аларга әти-әниләре һәм укытучы апалары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Арский бал 18.03.2016

Мисс и Мистер "Арского бала" - наши ученики. Поздравляем всех участников, выражаем огромную благодарность им и руководителям. Вы молодцы! Вы лучшие!










