Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2018

-
Ата- аналар жыелышы
26.01.2018
Атна дәвамында һәрбер класста ата - аналар жыелышы үтте. Жыелышта укучыларның укулары , тәртипләре анализланды.Әти- әниләр белән компьютер, телефон куллану; "Интернет: дусмы, дошманмы?" ; балалар куркынычсызлыгы турында әңгәмңләр алып барылды.
-
Дуслык көне. 25.01.2018

Бүген мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары Дуслык агачы янына җыелдылар. Алар агачка үзләренең дуслык турындагы кагыйдәләрен беркеттеләр. Әлеге чараның максаты укучыларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
-
Шорт - трек 24.01.2018

Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе командасы шорт - трек буенча район ярышында беренче урынны яулады. Команданы һәм аларның җитәкчеләре Мостафин Р.Р. ны зур җиңуләре белән котлыйбыз!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 23.01.2018

Хөрмәтле коллегаларыбыз: Ләйсән Габдуллаҗановна, Тәнзилә Габдрахмановна, Гөлнара Рафисовна!
Сезне чын күңелдән гомер бәйрәме - туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сез изге күңелле остаз, ышанычлы хезмәттәш,чын укытучы! Киләчәктә дә яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә уңышлар телибез сезгә!
Телибез сезгә саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәте,
Шәкертләрнең иң-иң инсафлысын,
Изге гамәл, Аллах рәхмәте.
-
Килегез,кошкайлар! 19.01.2018

Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап элэбез,
Кошларны ашатабыз.
Килегез. кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
-
Котлыйбыз! 18.01.2018

Зонаара шорт-трек ярышында Хәсәншәех командасы I урынга лаек булды. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Әтнә дәүләт драма театры бездә кунакта! 18.01.2018

Буген Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы безгә "Кәҗә белән сарык" әкиятен күрсәтте. Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп төзелгән музыкаль әкият-тамаша укучыларның күңеленә хуш килде. Артистлар белән фотога төшү, алар белән аралашу җылы тәэсирләр калдырды. Артистларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
Шорт-трек 17.01.2018

-
Болгар иленең бөек галиме 16.01.2018

Хәсәншәех төп мәктәбендә 16 нчы гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы күренекле тарихчы, педагог, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган чара үткәрде. Укучыларга Шиһабетдин Мәрҗәни турында эчтәлекле мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук 8 класс укучылары авыл китапханәсендә «Болгар иленең иң бөек галиме» дигән күргәзмә янындасөйләшү үткәрделәр.










