Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Бүген лагерьда ”ЮИД - шоу" булды. 02.06.2019

-
"Күңелле балачак" 01.06.2019

"Кояшкай" ял лагерының беренче көне. Бездә бүген "Күңелле балачак" бәйрәме.
-
"Университет талантов" 30.05.2019

-
"Күңелле туристлар" спорт бәйрәме 29.05.2019

29 май көнне " Балаларны яклау көне" уңаеннан мәктәбебездә спорт бәйрәме үтте. Укучылар 2 командага бүленеп,төрле уен - ярышларда көч сынашты.
-
Әйләнә -тирәбезне чистартыйк, матурлыйк! 28.05.2019

-
100 еллык тарих 25.05.2019

25 май көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең 100 еллык юбилее булды. Бәйрәмгә авылыбызның хөрмәтле кешеләре, ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар чакырылган иде. Алар яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерде, киләчәктә зур уңышлар теләде.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2019

Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәмдә әти-әниләр, куп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары олы тормыш юлына аяк баса. Ә олы тормышка юл, әлбәттә, мәктәптән башлана.
Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..Ак юл сезгә,чыгарылыш сыйныф укучылары!
-
Хәсәншәех мәктәбе укучылары “Россия укучылар хәрәкәте” сафларына бастылар 20.05.2019

20 май көнне Хәсәншәех мәктәбендә 7 нче сыйныф укучыларын “Россия укучылар хәрәкәте” балалар-яшүсмерләр оешмасына кабул итү тантанасы узды. Оешма 2015 елның 29 рктябрендә Россия Президенты Указы белән булдырыла. Әгъзалык 8 яшьтән рөхсәт ителә һәм ирекле булып тора. Балалар-яшүсмерләр оешмасы әгъзасы булу-ул бөтен җирдә алда булу, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш, намуслылык һәм вөҗданлык, тыйнаклык, тәртиплелек һәм иптәшлек тәрбияләү. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең хәрәкәт үсешенә үз өлешен кертә һәм аның лаеклы активистлары булачак яңа катнашучыларын котлыйбыз!
-
Мәктәбебездә Бөек Җиңүгә багышланган кросс булды. 11.05.2019

-
09.05.2019

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар! Илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 74 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел...
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!










