Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Котлыйбыз! 02.12.2018

2 нче декабрьдә ветеран – укытучыбыз Сәгыйтҗанова Ясминә Нурисламовнага 60 яшь тулды.
Хөрмәтле Ясминә Нурисламовна! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез!
-
Әниләр бәйрәме. 28.11.2018

Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә.
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчәчкләргә кояш ничек кирәк
Син дә безгә шулай кирәк бит. -
Тату сыйныф серләре 19.11.2018

-
Ата-аналар җыелышы. 15.11.2018

15 нче ноябрьдә мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте.
I нче көн тәртибе буенча мәктәбебез директоры Сәләхов Ш.В. чыгыш ясады. Ул беренче чирек нәтиҗәләре,ирешелгән уңышлар,балаларның иминлеген кайгырту,туклану мәсьәләләренә тукталды.
II көн тәртибендә укыту эшләре урынбасары Бадгиев.Р.М. тырышып уку,арадаш аттестация,имтиханнарга яхшы әзерлек,тәртипнең төп сыйфат икәнен кабат искәртте.
III көн тәртибе буенча директор урынбасары Гафетдинова Э.Д. интернет куркынычсызлыгы темасына чыгыш ясады.Әти-әниләрне балаларга игътибарлы булырга чакырды.
Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы 12.11.2018

Ноябрь ае сулыкларда куркынычсызлык ае дип игълан ителде. Шушы айлык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Боз өстендә сак бул!” темасына әңгәмә үтте һәм презентация буенча куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Әлеге тема буенча рәсемнәргә конкурс игълан ителде.
-
"Методик авторлык кулланмасы" республика конкурсы 10.11.2018

9 нчы ноябрь көнне математика укытучысы Сәләхова Г.М. белем күтәрү институтында республика семинарында катнашты.Ул "Методик авторлык кулланмасы" республика конкурсында җиңүче булды,диплом белән бүләкләнде.
- Район буенча үткәрелгән рус теле олимпиадасында Хисамиева Әдилә беренче урынны яулады. Әдиләне зур җиңүе белән котлыйбыз! 01.11.2018
-
Парламент дәресләре. 18.10.2018

-
Закон ничек туа? 17.10.2018

3 нче сыйныф укучылары "Закон ничек туа" дигән темага интелектуаль уен үткәрделәр.Алар бу көнне үзләренең белем-күнекмәләрен ныгытып кына калмадылар, ә үзләре өчен законнар да уйлап таптылар.
-
"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне" 08.10.2018

Бу көнне мәктәпкә ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр килде.Башлангыч сыйныф җитәкчесе Гозәерова Л.Г. җитәкчелегендә укучылар бай эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр.Кичә түгәрәк өстәл артында дәвам итте.










