Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
- Сак булыгыз, грипп! 07.09.2018
-
“Мәктәпкә җыенырга булыш” 15.08.2018

Бүген “ Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында Хәсәншәех мәктәбендә бик күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде.Бәйрәмдә Апаз, Пөшәңгәр мәктәбе укучылары да катнашты. Акция кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтелде. Арча Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ибрагимов А.Р. беренче класс укучыларына уку кирәк-яраклары тутырылган укучы сумкалары өләште һәм булачак беренчеләребезгә, аларның әти-әниләренә изге теләкләрен теләде. Безнең кечкенә дусларыбызны сөендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, Арча Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ибрагимов Алмаз Ринат улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Пушкин балы 06.06.2018

6 июнь бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туган көн. Лагерьда бүген Пушкин балы уздырылды. Балалар А.С. Пушкин иҗаты белән таныштылар: шигырьләрен сөйләделәр,әсәрләрен тыңладылар, биеделәр.
-
"Кояшкай" ял лагеры ачылды. 04.06.2018

Мәктәбебездә " Кояшкай" җәйге ял лагеры эшли башлады. 20 малай һәм кыз биредә рәхәтләнеп ял итәчәкләр, каникулларын күңелле итеп үткәрәчәкләр. Балалар өчен бик күп кызыклы чаралар, экскурсияләр оштырылачак.
-
Сау бул, уку елы! Исәнме, җәй!
31.05.2018
Менә 2017-2018 нче уку елы да ахырына якынлашты. 31нче майда мәктәбебездәе җәйге каникуллар алдыннан сыйныф сәгатьләре узды.Анда укучылар еллык билгеләре белән таныштылар, тагын бер тапкыр куркынычсызлык техникасы турында инструктаж тыңладылар. -
Проект яклау 26.05.2018

-
Балаларны яклау көне 26.05.2018

Буген мәктәптә - Балаларны яклау көне. Мәктәптәге укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Уен төрләре балалар өчен бик мавыктыргыч һәм күңелле булды.Каршылыклар полосасы аша узу, велосипедта йөрү осталыгын сынау, ориентлашу, палатка җыю һәм башка ярышлар укучылар күңелендә зур кызыксыну уяту.Физик тәрбия укытучысы Мостафин Р. Р. га бу ярышларны оештыруда зур активлык күрсәткән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Балтач балалар сәнгате мәктәбенең отчет концерты 25.05.2018

Отчёт концертында безнең мәктәпнең 6 чыгарылыш укучысына сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2018

Бүген сезнең тормышта – күңелле дә, моңсу да көн. Һәм ул башка бер тапкыр да тәмамланмаячак. Канат яргач, кошлар да оясыннан очып китә. Бүген сез дә шул кошлар хәлендә. 9 ел укып, шактый белем-тәҗрибә тупласагыз да, әти-әниләрегез һәм укытучылар сезнең өчен ут йота. Канатлары ныкмы икән, ялгыз очканда канатлары талмас микән дип борчыла. Шул ук вакытта бу сезнең иң гүзәл чорыгыз да. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар.
Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз.
Тормыш юлы бик катлаулы һәм тайгак. Шул юлны абынмыйча, сөртенмичә узу бары үзегездән тора. Сез инде хәзер зурлар. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз, теләкләрегезгә ирешегез!
Ак юл сиңа, чыгарылыш сыйныф укучысы! -
Җиңү бәйрәме 08.05.2018

Бүген бөек Җиңү көне –
Моңсу, сагышлы бәйрәм.
Батырларны искә алып
Гөл куйыйк бәйләм-бәйләм!
Бүген Хәсәншәех авылы Җиңү паркында җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды.Тантанада сугыш һәм тыл ветераннары, авыл өлкәннәре, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашты. Авыл халкын бәйрәм котларга Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Р. Р., авыл җирлеге башлыгы Садыйков Р. Ш. килгән иде. Авыл имамы Шамил хәзрәтнең хәерле догалары белән башланган кичә һәркемнең күңеленә рухи байлык өстәгәндер дип ышанып калабыз.










