Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
20.12.2023 Бүген ЗАГС бүлегенең тантаналар залында 14 яшьлек арчалыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Районда тантаналы шартларда паспортлар тапшыру һәм укучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котлау яхшы традициягә әверелде. Безнен мәктәбебезнең 8 класс укучысы Зиннатуллина Азалия тантаналы шартларда беренче паспорт алды. Төп документ белән бергә һәр яшүсмергә Россия Федерациясе Конституциясенең текстын, паспорт өчен төсле тышлык бирелде. Россия гражданины паспортын тапшыру-яшүсмергә ил белән, аның мәдәни һәм тарихи мирасы белән бәйләнешен аңларга, үзен бөек халыкның бер өлеше итеп хис итәргә ярдәм итүче мөһим вакыйга. Бу чыннан да олы тормышка адым. Җыелганнарны миграция хезмәте башлыгы О. В. Лошакова һәм Арча районында «Беренчеләр хәрәкәте» РДДМ җирле бүлекчәсе җитәкчесе Л. Ю. Ильина сәламләде.

-
19.12.2023

Мәктәбебездә Яңа елга әзерлек эшләре башланып китте. Укучылар, укытучылар тырышлыгы белән класслар, коридорлар бизәлде.
-
"Все решают только знания" 18.12.2023 "Все решают только знания" акциясе кысаларында 9 класс укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханын эшләделәр.

-
16.12.2023

16 нчы декабрьда Иске Чүриле мәктәбе спорт залында “Яңарыш” агрофирмасы җитәкчесе И.М. Садыйков призына көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшчеләр арасында безнең мәктәп укучылары да катнашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча Мингазов Радил – 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Җиңүчеләргә медаль, Грамота һәм иганәче тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
14.12.2023 13 нче декабрь көнне 5-9 нчы класс укучылары белән Казанга экскурсиягә бардык.

-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм. 12.12.2023 Г.Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбе укытучылары, укучылары, ата-аналары махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм оештырдылар. Аларга җылы оекбашлар, укучылар кулы белән эшләнгән сувенирлар, рәсемнәр җибәрделәр.

-
12.12.2023 Бүген 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Әлеге дата илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

-
11.12.2023 Мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы Галимов Ислам "Мин һәм Кызыл китап" балалар эшләнмәләре Республика конкурсының муниципаль этабында 1 нче урын алды. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!

-
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне 09.12.2023 Россиядә Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул Россия Федерациясе Федераль законы белән билгеләнгән. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Герой булып тумыйлар, сынаулар сәгатендә герой булалар. Һәр чорда үз геройлары – үз Ватаннарын батырларча яклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр бар. Батырлык кылган кешеләр, аларның күбесе үз гомерләрен Ватан өчен биргән. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганы турында хәтерне саклау ысулы булып тора.

-
08.12.2023

Математика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призеры булган 7 нче сыйныф укучысы Рамазанова Зәринәне котлыйбыз! Алга таба да аңа яңа үрләр яуларга язсын!














