Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тимурчылык эше 23.01.2024 Әби-бабайларның йорт тирәләрен кардан чистарттык.

-
Өмә 22.01.2024

Бүген мәктәбебез укытучылары, техник хезмәткәрләр, укучылар кар чистарту өмәсендә катнаштылар.
-
“Туган телем сагында” 22.01.2024 “Туган телем сагында” акциясе гыйнвар аеның 22-27 көннәрендә уза. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.

-
Канатлы дусларыбызны онытмыйк! 20.01.2024 Кышкы салкын һәм буранлы көннәрдә кошларга азык табуы кыенлаша. Укучылар мәктәп янындагы “кошлар ашханәсе”н көн саен карап торалар: кардан чистарталар, җим салалар. 5 нче класста “Бездә кышлаучы кошлар” темасына әңгәмә үткәрелде.

-
«Разговоры о важном». Тема занятия «Налоговая грамотность». 16.01.2024 15 января педагоги нашей школы провели для обучающихся второй в новом году урок из цикла «Разговоры о важном». Он посвящен налогам и налоговой грамотности. Тема занятия «Налоговая грамотность». Его цель — развитие основ экономического мышления школьников и студентов. С обучающимися разбрали такое понятие, как «налог», и поговорили о том, как стать финансово грамотным гражданином, отвечающим за свои решения. Урок проводится в форме познавательной беседы, с просмотром тематических видеороликов, подготовленных при содействии Федеральной налоговой службы (ФНС) России

-
15.01.2024 Мәктәбебез укучылары "Халкымның асылташлары" районкүләм яшь иҗатчылар конкурсында катнашып призлы урыннар алдылар. Уңышлар сезгә укучылар!

-
Тату сыйныф серләре 12.01.2024 Бүген 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Загриева Гөлназ Мансур кызы һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" район бәйгесенең сайлап алу турында чыгыш ясадылар.

-
10.01.2024

Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар хуҗалык мөдире булып эшләгән Латыпов Ренат Наил улын 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Сезгә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз, исәнлек-саулык, иминлек, күңел көрлеге телибез. Балаларыгызның, оныкларыгыз, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез.
-
Кышкы каникуллар 08.01.2024

Мәктәбебез кышкы каникул чорында да гөрләп тора. Менә буген дә 7-9 нчы сыйныф укучылары мәктәптә волейбол уенында катнаштылар, бер-берсе белән аралаштылар, матур уен күрсәттеләр. Волейбол физик яктан ныгыта, тизлекне, җитезлекне һәм игътибарлыкны үстерә. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар һәм теләп катнашалар.
-
Саф һава-тәнгә дәва! 06.01.2024 “Саф һава-тәнгә дәва” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Бүген укучыларыбыз саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, чанада шудылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!















