Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"СОЛДАТКА ХАТ" хәрби патриотик айлык 13.02.2024

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Г.Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә “Солдатка хат” акциясе узды. Акция Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Акциянең максаты - махсус хәрби операция кысаларында үз бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү. Хатларны "Исәнме, кадерле солдат" дигән сүзләр белән башлап җибәрергә, ә алга таба ныклык, батырлык, намуслы хезмәт һәм Ватаныбыз чикләрен яклау өчен үз теләкләребезне һәм рәхмәтебезне белдерергә мөмкин. Балалар рәсемнәре, изге сүзләр, сәламәтлек теләкләре адресатлар өчен аеруча мөһим. Солдат хат алгач, аңа билгесез кешедән булса да, ул барыбер иң көчле әхлакый ярдәмне тоя. Иң мөһиме, укучылар өйдән ерак кешеләр өчен җылы сүзләренең никадәр мөһимлеген аңлыйлар.
-
13.02.2024 Бүген, 13 февраль көнне, 1 класс укучылары Галимов Ислам һәм Нәҗмиева Адилә "Арча сандугачы-24" конкурсында катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар.

-
12.02.2024 Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Егетләр турникта тартылу ярышында катнаштылар: 1 урын - Таланов И. 9 класс, 2 урын- Хабибуллин Р. 8 класс, 3 урын- Агзамов А. 9 класс

-
10.02.2024

Ученица 8 класса нашей школы Исмагилова Суюмбика приняла участие в заключительном этапе республиканской олимпиады по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения и стала призёром! Мы гордимся тобой, Суюмбика!
-
Ачык дәрес 09.02.2024 9 нчы февраль көнне 3 нче класста математика фәненнән "Тапкырлау таблицасын кабатлау" темасына башлангыч класс укытучысы Гатауллина Г.Ф. ачык дәрес бирде.

-
Ачык дәресләр. 08.02.2024

8 нче февраль көнне 1нче класста әдәби укудан "[һ'],[һ] авазлары һәм Һ,һ хәрефләре", 4 нче класста туган (татар) теленнән "Сан. Сан төркемчәләре. Микъдар һәм тәртип саннары" темаларына башлангыч класс укытучылары Галимова Р.Ә. һәм Рамазанова Ф.Р. ачык дәресләр бирделәр.
- "Математик КВН" 07.02.2024 Бүген, башлангыч класслар атналыгының өченче көнендә, "Математик КВН" булды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Ике команда да математик биремнәрне бик төгәл һәм тиз эшләделәр.
-
"Табышмакта - кунакта" 06.02.2024

6 нчы февраль көнне башлангыч классларда "Табышмакта - кунакта" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар үсемлекләр, хайваннар, җиләк-җимеш, яшелчәләр турында табышмакларга җаваплар табып, тапкырлыкларын, белемнәрен күрсәттеләр.
-
Ачык дәрес. 06.02.2024

6 нчы февраль көнне 2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Нинди транспорт була?" темасына башлангыч класс укытучысы Әсхәдуллина Г.Җ. ачык дәрес бирде.
-
"Тылсымлы бизәк" 05.02.2024

Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланып китте. Беренче көнне 1-4 нче сыйныфлар арасында татар халкының милли бизәкләренә багышланган "Тылсымлы бизәк" дигән рәсем конкурсы уздырылды.














