Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2024 Нәүрүз- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үпкәләрне онытып дуслашалар, күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Бүген мәктәптә әлеге бәйрәмне каршылау чарасы булып узды.

-
Кырымның Россия белән кушылуына 10 ел 19.03.2024 18 мартта бөтен ил буенча Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә, ә кырымлыларның үзләрендә бу бәйрәм хәтта ял көне дип санала. Нәкъ менә 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы территориясе һәм элек Украинадагы Севастополь шәһәре Россия Федерациясе составына рәсми рәвештә керде һәм аның яңа субъектлары булды. Россия Президенты, Кырым җитәкчелеге һәм Севастополь шәһәре мэры тарафыннан имзаланган һәм Федераль Җыелыш ратификациясеннән соң 3 көннән үз көченә кергән Зур Кремль сараеның Георгий залында дәүләтара килешү теркәлгән. Мәктәбебездә "Кырымның Россия белән кушылуына 10 ел" уңаеннан тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

-
“Туган телем сагында” 18.03.2024 “Туган телем сагында” акциясе март аеның 18-22 көннәрендә уза. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.

-
Разговоры о важном. "Крым и Севастополь: 10 лет в родной гавани" 18.03.2024

- Язгы инструктаж 13.03.2024 Бүген, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, 1-9 нчы сыйныф укучыларына түбәләрдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш инструктаж үткәрелде. Бина түбәләреннән боз һәм кар төшү нәтиҗәсендә, Россиядә ел саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, игътибарлы булырга чакырдык. Юлны кыскартып, биналарга якын килмәскә, сак булырга өндәдек, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык.
- Разговоры о важном 11.03.2024 От южных морей до полярного края». Тема сегодняшнего Разговора. Занятия прошли в форме познавательной беседы с использованием видеоматериалов и интерактивных элементов. Основной задачей урока стало воспитание любви и уважения к малой родине, расширение знаний о достижениях своего родного края и современной России в целом. В ходе беседы учащиеся узнали, чем славится наш Татарстан, а также о том, как живут наши ближайшие соседи.
-
Ягез әле, кызлар! 09.03.2024 Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда. Бәйрәм уңаеннан, бүген мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Ягез әле, кызлар һәм егетләр" бәйгесе оештырылды. Кызлар һәм егетләр ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар үзләренең җырга, биюгә осталыкларын гына түгел, модалы причёска ясау, аш-суга уңганлыкларын, тапкырлыкларын, зирәклекләрен дә күрсәттел

-
8 март - Халыкара Хатын - кызлар көне белән! 08.03.2024

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Котлы булсын бәйрәмегез!
-
Гаилә бәйрәме 05.03.2024

Бүген мәктәбебездә җырлы-биюле, уеннар белән үрелеп барган гаилә бәйрәме узды. Укучылар бәйрәмдә бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Шулай ук бәйрәмдә балалар бакчасыннан кунак булып килгән нәни дусларыбыз да үзләренең яраткан биюләрен башкардылар. Бәйрәмдә катнашкан Галимовлар, Нәҗмиевлар, абыйлы-энеле Шакирҗановлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2024

Мәктәбебездә бик күңелле Әлифба бәйрәме узды. 1 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Галимова Р.А.) җырлар, биюләр, матур шигырьләр башкардылар. Чыннан да бу аларның беренче зур җиңүләре булды. Алдагы көннәрдә дә укучыларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар дигән теләктә калабыз!














