Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
27.04.2024 Спортта да укучыларыбыз уңышлары белән сөендерәләр. 6 нчы сыйныф укучысы Хайруллин Әмир татарча көрәш турнирында 3 нче урын алып кайтты. Әфарин Әмир, котлыйбыз!
-
Тукай марафоны 27.04.2024
-
27.04.2024 Мәктәбебезнең 5-9 нчы сыйныф укучылары Бөтенроссия күләмендә үтә торган масштаблы акциядә - Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштылар. Хәзер шушы чисталыкны барыбызга да сакларга гына кала!
-
27.04.2024 Бүген 8-9 нчы класс укучылары Гариф Ахуновның туган авылы Өчиледәге Ахун чишмәсе янын чүпләрдән чистарттылар.
-
"Күңелләрдә яшә син , Тукай!" 26.04.2024
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. ... Шул уңайдан Казанбаш төп мәктәбендә "Күңелләрдә яшә син , Тукай!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара булып үтте. 1-9 нчы сыйныф укучылар бөек Тукаебызның шигырьләрен сойләделәр, сәхнәләштерделәр, әкиятләрен куйдылар, җырлар һәм биюләр белән кичә тагын да баетылды. Бәйрәм барлык укучылар, укытучылар коллективы катнашында "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
«Диктант Победы» 26.04.2024
Сегодня обучающиеся 8 -9 классов школы приняли участие во Всероссийской патриотической акции "Диктант Победы". Диктант Победы - это возможность вспомнить героические страницы нашей истории, отдать дань уважения ветеранам и почтить память погибших.
-
Гариф Ахунов укулары 25.04.2024 25 нче апрельдә Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә районара Гариф Ахунов укулары үткәрелде. Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды. “Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү , Гариф Ахунов иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде. Халык язучысы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин, шагыйрә Гөлара Шәрипова , Арча Мәгариф идарәсенең милли эшләр методисты Энҗе Габдулатҗановна Мостафина, ветеран укытучы Фәния Шәрипова укучыларның һәм укытучыларның эшләрен югары бәяләп, аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Конференциядә катнашучылар Наилә Ахунованың юбилей кичәсеннән истәлекләр карадылар. Укуларда шагыйрәләр катнашу, аларның киңәшләрен ишетү укучыларга яңа үрләр яуларга этәргеч булыр дип ышанып калабыз. Мондый чара киләчәктә дәвамлы булсын, укучыларыбызның иҗат чишмәләре саекмасын.
-
24.04.2024 Республиканский этап Национального чемпионата по профессиональному мастерству "Абилимпикс" участвовала Исмагилова Суюмбика ученица 8 класса заняла 3 место. Поздравляем! Желаем удачи!
-
Всероссийская акция «Георгиевская ленточка» 23.04.2024
В апреле 2024 года стартовала ежегодная Всероссийская акция «Георгиевская ленточка». Акция проходит с целью сохранения памяти о воинах, погибших при защите Отечества, и приурочена к 79-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Патриотическая акция «Георгиевская ленточка» впервые прошла в 2005 году по инициативе российских журналистов. Позже она была подхвачена многочисленными молодёжными организациями и объединениями по всей стране. И мы не остались в стороне и 23 апреля 2024 г. Активисты Российского движения детей и молодёжи "Движение первых" приняли участи в этой светлой акции. Активисты раздавали георгиевские ленточки со словами поздравления с наступающим праздником ветеранам. В преддверии этого дня активисты подготовили броши для участников акции. «Георгиевская ленточка – это не просто украшение. Это знак гордости и благодарности людям, которые защищали наше Отечество и продолжают оберегать его от посягательств внешних врагов. Относитесь к этому символу памяти с уважением! Мы помним о нашей истории, мы гордимся героями прошлого и настоящего, мы поддерживаем лучшие традиции народов России!
-
Габделхай Кәримов исемендәге "Авылым офыклары" дип исемләнгән I район фәнни-гамәли конференция 23.04.2024
Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә Габделхай Кәримов исемендәге "Авылым офыклары" дип исемләнгән I район фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Фазлиев Илзат катнашты. Ул III дәрәҗә диплом һәм акчалата бүләккә ия булды. Алда уңышлар теләп калабыз.