Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Акции "Осенняя неделя добра" 02.10.2024 В рамках акции "Осенняя неделя добра", с целью популяризации здорового образа жизни, в школе прошли "Весёлые старты" для учащихся 5-х классов.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2024
Бүген 1 октябрь-Халыкара Өлкәннәр көне. Шушы уңайдан барлык ветеран укытучыларыбызны, пенсионер хезмәткәрләребезне, яраткан әби һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, тыныч, бәрәкәтле гомер, аяз күк йөзе телибез!
-
«Туган телем сагында» акциясе 27.09.2024 «Туган телем сагында» акциясе кысаларында, укучылар өчен “Мин – татар” дигән темага тәрбияви әңгәмә үтте. Укучылар милли йола, гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны искә төшерделәр, халык җырлары тыңладылар, мәкальләр әйтештеләр.
-
“Профсоюз дәресе” 27.09.2024 2024 елның 23 сентябрендә Республикада «Профсоюз атнасы» акциясе старт алды. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән “Профсоюз дәресе” узды. Укучылар мәгариф оешмаларында ни өчен беренчел профсоюз оешмалары төзелүен һәм ни өчен мәгариф учреждениеләренең барлык хезмәткәрләренең профсоюзы әгъзалары булуын белделәр. Профсоюз-мөһим һәм кирәкле оешма, ул эшләүчеләрнең хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән, хезмәт бәхәсләрен хәл итәргә ярдәм итә, социаль һәм җитештерү проблемаларын тиз һәм нәтиҗәле хәл итә.
-
"Туган телем сагында" акциясе 26.09.2024 Мәктәбебездә "Туган телем сагында" акциясе буенча эш башланып китте. 6 нчы сыйныф җитәкчесе Мусина Ч.Р. "Бишек туе"н инсценировкалап, җырлы-биюле кичә тәкъдим итте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, бишек җырларын өйрәнү өчен бик матур чара булды.
-
Гариф Ахунов укулары 26.09.2024
Мәктәбебездә 25 нче сентябрь көнне 3 нче районара “Гариф Ахунов” укулары үткәрелде. Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды. Туган як турында шигырь иҗат итү , Гариф Ахунов иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде. Халык язучысы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, шагыйрә Гөлара Шәрипова , Арча Мәгариф идарәсенең милли эшләр методисты Энҗе Габдуллаҗановна Мостафина, ветеран укытучы Фәния Шәрипова, Дания Низамова, авыл китапханәчесе Рүзилә Аухадиева укучыларның һәм укытучыларның эшләрен югары бәяләп, аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Конференциядә мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Фазлиев Ильзат 1 нче урынга, 8 нче класс укучысы Рахимов Фәнзил 2 нче урынга лаек булдылар. Мондый чара киләчәктә дәвамлы булсын, укучыларыбызның иҗат чишмәләре саекмасын.
-
25.09.2024
Танылган Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты язучы Гариф Ахуновның 99 еллыгы “ Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбе”ндә зурлап билгеләп үтелде. 25 нче сентябрьдә 3 нче районара “Гариф Ахунов” укулары үткәрелде. Бу тантанада язучының кызы- шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Горький, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Наилә Гарифҗан кызы катнашты.Укуларда Арча,Биектау,Балтач районнарыннан,Казан шәһәреннән барлыгы 107 эш кабул ителде. Укучыларның эшләрендә Г.Ахуновның иҗаты киңәйтеп тасвирланды. Укучыларның иҗатын мәртәбәле жюри бәяләде.
-
24.09.2024 Арча стадионында "Әтиләр көне" уңаеннан, әтиләр һәм уллары төрле спорт ярышлары буенча көч сынаштылар. Безнең мәктәп данын 7 нче сыйныф укучысы Хайруллин Әмир һәм аның әтисе Хайруллин Азат яклады. Алар 1 нче урынга лаек булдылар. Хайруллиннар гаиләсенә зур рәхмәт. Әфәрин!
-
"Туган тел сагында" акциясе 24.09.2024 "Туган тел сагында" акциясе кысасында китапханәче Рүзилә Аухадиева Якташ язучыларыбызга багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә Арча районыннан чыккан данлыклы язучылар, шагыйрь, драматурглар турында әһәмиятле китаплар һәм аларның әсәрләре урын алган. Күргәзмә атна дәвамында эшләде.
-
23.09.2024 Мәктәбебезнең 5-9 класс укучылары Казанга экскурсиягә бардылар.