Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
13 көн. "Кино көне" 16.06.2018
Бүген лагерьда кино көне. Балалар "Әкиятләр илендә" дигән викторинада үзләренең көчләрен сынадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында "Буратино" фильмыннан өзек карадылар. Үзләренең яраткан фильм геройларын рәсемгә төшерделәр. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. -
12 көн. "Сәламәтлек көне" 15.06.2018

Бүген лагерьда "Сәламәтлек" көне. Иртә белән музыка астында иртәнге гимнастика ясадык. Иртәнге аштан соң туган авыл буйлап сәяхәткә чыктык, биек тау башына менеп авылны күзәттек, комлы, ташлы таулар янында фотога төштек. Чәчәкле болында волейбол уйнадык. Көннең икенче яртысында шашка, шахмат буенча көчләребезне сынадык.
-
11 көн. "Музыка көне" 14.06.2018

Бүген лагерьның унберенче көне. Балалар "Көйне таны" дигән музыкаль уенда ике командага бүленеп ярыштылар, үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, ахырдан музыкаль уен уйнадылар. Көннең икенче яртысында наркоманиягә каршы әңгәмә үткәрелде, шул темага карата рәсемнәр ясадылар.
-
10 көн. "Музей көне" 13.06.2018

Бүген лагерь тормышының 10 нчы көне. Балалар бүген туган авылыбызның тарихи музеенда, Казансу елгасына экскурсиядә булдылар.Төшке аштан соң музей экспонатларының макетын пластилиннан әвәләп ясадылар.
-
9 көн. "12 июнь - Россия көне" 12.06.2018

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән берлектә "Россия, сиңа багышлыйбыз!" исеме астында 12 июнь - Россия көненә багышланган чаралар уздырылды. Россия символикаларына багышланган конкурс балалар күңеленә бик хуш килде. Балалар Россия дәүләте символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Эчтәлекле презентация карадылар һәм үзләренә күп мәгълүмат тупладылар.
-
8 көн. "Рекордлар көне" 11.06.2018

Лагерьның 8 нче көне төрле рекордларга бай булды: йөгерү буенча 1 урында М.Алинә, скакалка сикерүдә 1 урында М.Алинә, озынлыкка сикерүдә Л.Исламга тиңнәр булмады. Көннең икенче яртысында "Минем яраткан спорт төрем" дигән темага эмблема уйлап табу конкурсы булды. Анда Алинә, Айгөл беренче урын, Гөлназ, Рәзилә икенче урын, Сөмбелә, Зәлия өченче урынны алды. Көн бик күңелле үтте.
-
7 көн. "Юл йөрү кагыйдәләре" 10.06.2018

Бүген лагерьда эш көне юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике отряд арасында "Күңелле светофорик" дигән уен-ярыш оештырылды. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. Рәсем конкурсы һәр баланың күңеленә хуш килде. Алар тырышып-тырышып рәсемнәр ясадылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Көн үткәне сизелмәде дә.
-
6 көн. "Уңышлар көне" 09.06.2018

Бүген лагерьның алтынчы көне. Көн салкын, яңгырлы булуга карамастан лагерь балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Төшкә кадәр балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар, спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан ике командага бүленеп "Күңелле стартлар" уздырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
5 көн. "Күңелле сынаулар" 08.06.2018

Бүген лагерьның бишенче көне. Көннәр салкын булуга карамастан безнең көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте. Балалар бик теләп "Мин иң, мин иң..." интеллектуаль уенында катнаштылар. Уенда һәр балага берәр номинация буенча медальләр тапшырылды. Көннең икенче яртысында шашка һәм дартс уеннарында катнашып ике команда да үзләренең бик булдыклы икәнен күрсәттеләр.
-
4 көн. Табигать көне 07.06.2018

Бүген лагерьның 4 көнендә укучылар табигатьне саклауга карата уеннар, викториналар, видеороликлар карадылар. Табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар. Көннең икенче яртысында "Өстәл теннисы" һәм "Лото" уены уйнадылар.














