Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Карлыгач бәйрәме 26.10.2018

Бүген 2 сыйныф укучыларын Карлыгачлар сафына кабул иттеләр. Үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, җырга-биюгә оста булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм укучыларга бик ошады. Ахырдан "Карлыгач җыр"ын җырладылар.
-
Котлыйбыз! 26.10.2018

26 октябрь көнне Иске Ашыт төп мәктәбендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта 1 урынны яулады. Аларга алга таба зур җиңүләр телибез!
-
Көз бәйрәме 26.10.2018

Бүген мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары өчен көз бәйрәме оештырылды. Укучылар командаларга бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр. Сөмбелә кызы бәйрәмне тагын да ямьләндерде, укучыларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде. Шулай ук, һәр сыйныф композицияләр ясап, төрле номинацияләрдә җиңү яулады.Бәйрәмнең икенче өлеше дискотека белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз! 21.10.2018

18-21 октябрь көннәрендә волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге өчен 2004-2005 нче елгы егетләр арасында ярыш булып узды. Әлеге ярышта Арча волейбол командасы 1 урынны яулады. Командада безнең мәктәп укучылары Габдрахманов Кәрим һәм Гыйззәтов Дамир катнашты. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез!
-
Парламент дәресе 18.10.2018

Бүген мәктәптә "Парламент, мин һәм җәмгыять" дигән темага парламент дәресе узды. Укучылар әлеге дәрестә Россия Федерациясенең сайлау системасы, аның асылы, төп чыганаклары, сайлау процессы белән таныштылар.
-
Хәтер көне 15.10.2018

15 нче октябрь - Хәтер көне уңаеннан мәктәбебездә 1552 нче елда булган тарихи вакыйгаларны алдык.
-
Конкурс 11.10.2018

Мәктәп буенча "Мин һәм юл" дигән рәсем конкурсы булды. Иң уңышлы рәсемнәрдән мәктәп фойесында күргәзмә дә оештырылды.
-
Юлларда сак бул! 10.10.2018

Бүген Казанбаш мәктәбендә "Юлларда сак бул" дигән тәрбия сәгатьләре үтте. Әлеге сәгатьләрдә укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл хәләкәтләренең килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, гомумән, юл йөрү кагыйдәләренең килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Тәрбия сәгатьләре уен, сорау-җавап формасында барды.
-
Өмә 06.10.2018

Бүген мәктәпнең тәҗрибәсе участогында зур эш оештырылды. Укытучылар һәм укучылар бакчадан көзге мул уңышны җыеп алдылар. Тирә-якны чистарту-агарту эшләре башкарылды.
-
Котлыйбыз! 04.10.2018

Мәктәп укучылары укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, үзләре ясаган видеоролик күрсәттеләр һәм бәйрәм иртәсе оештырдылар. Укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар.














