Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Викторина "Табигать һәм без" 01.04.2019

Бүген башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья атналыгы башланды. Укучылар ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен сынадылар. "Агачны киендер" уенында яфракка күбрәк агач исемнәре язып "Кояш" командасы җиңеп чыкты. Викторина сорауларына җавап биргәндә "Йолдызлар" командасы тапкырлык күрсәтте. Уен ахырында очколар тигезләште.
-
Рус теле атналыгы 01.04.2019

Бүген рус теле атналыгы уңаеннан 5-6 нчы сыйныфлар арасында "Своя игра" дигән уен-викторина узды. Укучылар әкиятләрне белү-белмәүләрен тикшерделәр, узара ярыштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 25.03.2019

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә 3 чиреккә анализ, йомгак , тәрбияви доклад сөйләнде. Үрнәк агросәнәгать көллиятиеннән, Арчаның гумантиар-техник техникумыннан вәкилләрнең чыгышы булып узды. Алар чыгарылыш сыйныф әти-әниләре өчен үзләренең уку йорталары турында сөйләделәр.
-
Без бергә 25.03.2019

Арча районында "Без бергә" Республикакүләм балалар сәнгать фестиваленең район этабы узды. Әлге конкурста 5 нче сыйныф укучысы Хисматуллина Гөлназ нәфис сүз номинациясендә 1 дәрәҗәдә лаурет, "Мирас" инструменталь ансамбле 3 дәрәҗәдә лауреат булдылар. Шулай ук "Дуслык" ансамбле, "Девчата" бию коллективы дипломнар белән бүләкләнде.
-
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2019

Бүген мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте. Кыш бабай белән хушлашып, Нәүрүзбикәне чакырдылар. Бәйрәмне ярышлар белән дәвам иттеләр. Укучылар һәм укытучылар тәмле ботка белән сыйландылар. Соңыннан кәгазьгә теләкләр язып, карачкы яндырдылар. Бәйрәм бик күңелле, һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Илһам конкурсы" 21.03.2019

Бүген «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Рамазанова Алинә әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясады. Алга таба зур уңышлар телибез.
-
Ачык тәрбия сәгате 20.03.2019

Бүген педагог-организатор Рахимова Рузилә 8-9 нчы сыйныфлар өчен ачык тәрбия сәгате үткәрде. Чара элек булган комсомол оешмаларына багышланган иде. Укучылар Комсомол кем булган? Аңа ничек кабул иткәннәр? Аларның роле нинди булган? дигән сорауларга җавап эзләделәр. Әлеге сорауларга кайчандыр комсомол оешмасына кабул ителгән укытучыларыбыз җавап бирде.
-
Конкурс 20.03.2019

15 не март көнне район күләмендә "Живая классика" дигән чәчмә әсәр уку конкурсы булып узды. Әлеге конкурста безнең мәктәп укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. 5 нче класс укучысы Хисматуллина Гөлназ 2 нче урынга лаек булды.
-
Ачык дәрес 16.03.2019

Бүген 5 класста инглиз теленнән "Shopping for clothes" (Покупка одежды) дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр.
-
Инглиз теле атналыгы 15.03.2019

Инглиз теле атналыгы уңаеннан инглиз теле укытучысы Загриева Гөлназ Мансур кызы 5-9 сыйныфлар өчен викторина үткәрде. Укучылар башта үзләре белән таныштырдылар. Моның өчен һәрбер команда инглиз телендә кызыклы видеолар күрсәттеләр.














