Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
20 нче көн. “Юл кагыйдәләре көне” 20.06.2019

Бүгенге көнебез “Юл кагыйдәләренә” багышланган иде.Иртәбез “Тирә-юньдә куркынычсызлык” дигән әңгәмәдән башланып китте. “Куркынычсыз урам” экскурсиясендә үзебезнең авыл урамындагы юл билгеләренә күзәтү ясадык.Төшке аштан соң “Сак бул - янгын” темасына рәсем конкурсы үткәрелде.Конкурста 1 урынны Ваһапова Сөмбелә алды.Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
19 нчы көн. "Җиләкләр һәм гөмбәләр көне" 19.06.2019

Көнебез “Сәламәтлек өчен җиләкләр” дигән әңгәмәдән башланып китте. “Урман байлыклары” викторинасында укучылар бик теләп катнаштылар. “Урман риваятьләре” дигән виртуаль экскурсиядән укучылар урман турында бик күп кызыклы материал алдылар.
-
18 нче көн. "Күк көне" 18.06.2019

Бүгенге көнебезне без зәңгәр күк астында сәяхәткә багышладык. Иртәнге аштан соң “Алма бакчасы”на экскурсиягә бардык. Анда төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Укучылар агачлар, чәчәкләр һәм бөҗәкләр турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. “Җиребезне саклыйк” дигән экологик квестта бик теләп катнаштылар.
-
17 нче көн. "Хәтер көне" 17.06.2019

Бүгенге көнебез “Юындыргыч дуслары” дигән әңгәмәдән башланып китте. Укучылар шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерделәр. Иртәнге аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төштән соң Бөек Ватан сугышы елларында балалар тормышы турында фильм карадык.
-
16 нчы көн. "Чәчәкләр көне" 16.06.2019

Көнебез “Сәламәт буласың килсә - чынык” дигән әңгәмә белән башланып китте. “Иң матур чәчәк букеты” конкурсында укучылар бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң “ДоМиСолька” дигән музыкаль сәгать үткәрелде. Укучылар музыка кулланылган мультфильмнар карадылар, геройларга кушылып җырладылар. Көн бик күңелле үтте.
-
15 нче көн. "Болытлар көне" 15.06.2019

Бүгенге көнебез зәңгәр күкле болытлар астында хәрәкәтле уеннардан башланып китте. Болытлар турында кызыклы презентация карадык. Төшке аштан соң “Зәңгәр күк астында” дигән оригами конкурсы үткәрдек.
-
14 нче көн. "Спорт көне" 14.06.2019

Лагерьның ундүртенче көне спортка багышланган иде. Бу көнне без Арча үзәк стадион мәйданына сәяхәт кылдык. Анда төрле кызыклы спорт уеннары һәм ярышлар үткәрдек. Көнебез бик күңелле үтте.
-
13 нче көн. "Салават күпере көне" 13.06.2019

Бүген лагерьның унөченче көне. Көнебез “Синең көндәлек режимың” дигән әңгәмә белән башланып китте.Укучылар көндәлек режимның бик әһәмияткә ия икәнен аңладылар. “Табигый материаллардан эшләнмәләр” конкурсында укучылар бик теләп катнаштылар,үзләренең кул эшләренә сәләтләрен күрсәттеләр. “Кояшкай” командасы конкурста җиңүче булды.Төшке аштан соң “Арча ягы тарихы” дигән темага презентация карадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
12 нче көн. "Россия көне" 12.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән берлектә "Россия, сиңа багышлыйбыз!" исеме астында “12 июнь - Россия көне”нә багышланган чаралар уздырылды. "Мин яратам сине, Россия!" дигән кичә оештырылды. Россия символикаларына багышланган конкурс балалар күңеленә бик хуш килде. Балалар Россия дәүләте символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Эчтәлекле презентация карадылар һәм үзләренә күп мәгълүмат тупладылар. Лагерьның уникенче көне флешмоб белән тәмамланды.
-
11 нче көн. "Су көне" 11.06.2019 Бүген лагерьның унберенче көне. Балалар "Әкиятләр иле"нә сәяхәт иттеләр. Алар рус һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. "Әкиятләр илендә" уен-викторина да балаларга бик ошады. Алар сорауларга җавап бирделәр, пазл җыйдылар, кроссворд чиштеләр. Эчтәлекле презентация карап, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан рәсем конкурсы үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде. Көн бик күңелле үтте.















