Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь! 15.02.2022
Максат: балаларны герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: шагыйрнең портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, җыр дисклары.
-
“Татарстанда яшәүче милләтләр” сөйләм теле үстерүдән интегральләштерелгән шөгыль . 14.02.2022 Бурычлар: 1. балаларның халык, милләт турында белемнәрен системалаштыру; 2. Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү; 3. балаларда башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү. Сүзлек: Хәерле иртә! Хәерле көн! Әссәламегаләйкем! Сәлам! Здравствуйте! Зёчбуресь, гажано эшъёс! Салам, ачасем! Салам, юлташ-влаг! Һаумыһыс, дустар! Җиһазлау: мультимедиапроектор, компьютер, төркемдәге балаларның “Без дус яшибез” фотосүрәтләре, рус, татар, удмурт, мари, башкорт киемендәге курчаклар, төрле милләт бию - җырларыннан видеороликлар.
-
Лингвистик уен." Халыклар дуслыгы" 11.02.2022 Максат: - төрле халыклар мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көн-күреше турында күзаллауларын формалаштыру; - үз милләтеңне, аның телен саклауга уңай йогынты ясау; - башка милләт халыкларына уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау; - төрле милләт халыкларының милли орнаментларын, дәүләт символикасын аера белү өстендә эшләү; - туган илгә, үзеңнең милләтеңә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү; - төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар һ.б.), милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә игътибар итү
-
Безнең уңышлар! 10.02.2022
Районкүләм " Голосок" бәйгесендә Марданов Әмир икенче урын алды.Афәрин!Әмирнең әти-әнисенә,тәрбияче апаларына,бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Туган тел атналыгы. 09.02.2022 Шул уңайдан без балалар бакчасында әлеге бәйрәмгә кагылышлы чаралар циклын башлап җибәрдек. Бүген исә иң кечкенәләр төркеме балалары Г.Тукай әкиятләре белән танышты.Алар кубиклар ярдәмендә әкиятләрне истә калдырды.
-
Юл билгеләрен өйрәнү. 08.02.2022 Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү. Күрсәтмә бирүче билгеләр белән таныштыру, тыю һәм кисәтү билгеләре турында белемнәрен ныгыту. Светофор турында белемнәрен гомумиләштерү. Баларны уйларга, фикер йөртергә, нәтиҗә ясарга өйрәтү. Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту.
-
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру 02.02.2022 Кушу һәм алуга арифметик мәсьәләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү.Сыеклыкны шартлы үлчәм ярдәмендә үлчәргә өйрәтүне дәвам итү.Шакмаклы кәгазь битендә ориентлашырга өйрәтергә дәвам итү.Игътибарлылык, хәтердә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү
-
Режим моментларындагы эшчәнлек. 31.01.2022 Көндәлек режим ул- балаларның эшчәнлек төрләре һәм ялының рациональ дәвамлылыгы, дөрес чиратлашуы. Режим моментлары түбәндәгеләрне истә тотып төзелде: - балаларның төркемдә булу вакытлары; - гамәлдәге санитария нормалары һәм кагыйдәләре(Сан Пин); - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә федераль дәүләт таләпләре; - белем бирү процессын тормышка ашыруның үзенчәлекле шартлары (климатик, демографик, милли-мәдәни һ.б.); - ел фасыллары. Программаны үзләштерү, тормышка ашыру буенча өлкәннәр һәм балалар эшчәнлеге көндәлек режимда ике төп модельдә оештырыла: өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеге, балаларның мөстәкыль эшчәнлеге
-
Саф һавада! 28.01.2022 Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
Конкурс "Голосок". 26.01.2022
Марданов Эмир матур җыр белән"Голосок" бәйгесендә катнашты .Унышлар теләп калабыз!