Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Хайваннар дөньясында!"-уен викторина. 11.03.2022
Бүген безгә кунакка китапханәче Рүзилә апабыз килде.Ул безгә бик кызыклы уеннар,табышмаклар,хайваннар турында кызыклы мәглүмәтләр сөйләде.Кичә бик эчтэлекле,күңелле үтте.
-
Физкультура шөгыле. 10.03.2022 Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү. Белем бирү өлкәсе бурычлары: Өйрәтү: -Гимнастик стенкага менәргә һәм икенче гим. стенкадан төшәргә өйрәтү; -Каршылыклар аша сикерү; -Гимнастик скамьяда тигезлек саклап йөрү; -Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек; Сәламәтлек: -Үзенең сәламәтлеген саклый белергә өйрәтү; Аралашу: -Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү; Социальләштерү: -Иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;
-
"Иң кадерле кеше-әни!"бәйрәм иртәсе. 05.03.2022 Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үттек. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән. Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Балалар буген әниләренә биюләр,җырлар,шигырьләр буләк иттеләр.Бәйрәмнән соң кызлар мастер класс "Маффины" эзерләргә өйрәнделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Масленица" 02.03.2022 Салкын чор тәмамлану белән бәйле күңел ачуларның тулы атрибутлары булып, үз биләмәләренә вакытында керергә тиешле кояшны символлаштырган алсу битле түгәрәк коймаклар пәйда булды. Балалар бәйрәмдә әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, ә балалар бакчасы пешекчесе тәмле коймак пешерде.
-
Саф һавада! 28.02.2022 “Балалар бакчасындагы мәйданчыктагы үзгәрешләрне күзәтү” Максат: күзәтергә өйрәнү. Күзәтү барышы: Урам буйлап йөри Кыш бабай агачларга бәс кунган Карагыз әле, мәйданчыкта күпме кар. Без карны көрибез һәм агач асларына атабыз чөнки кар ул җир өчен юрган.кар күберәк булса ашлыклар яхшырак уңа дип тикмәгә генә әйтмиләр. Хезмәт:бергәләшеп мәйданчыктагы карны чистарту Максат: бердәмләшеп эшләргә өйрәнү. Х\у: Өйсез куян” Максат: сигнал буенча кушылган эшне тиз үтәү. Мөстәкыйл эш:Хәрәкәт ныгыту Максат: тизлеккә йөгерү; атуны ныгыту.
-
Әңгәмә. «Россия – безнең илебез» 25.02.2022 Максатлар: 1. Туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары тәрбияләү. 2. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү. 3. Балаларның Россия башкаласы Мәскәү, аның символикасы турындагы белемнәрен системалаштыру.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2022 Максат: 1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. 2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату. 3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Озын гомер, сәламәтлек, Бәхет , шатлык телибез. Сез иң-иң яхшы Әтиләр, Абыйлар, Бабайлар! Бәйрәм белән котлыйбыз. Һәр туган таң җирдә тыныч булсын, Имин булсын иде дөньялар. Аяз күгебез болыт капламасын, Елмайсыннар җирдә сабыйлар.
-
21 нче февраль Халыкара туган тел көне! 21.02.2022
Бүген, 21 нче февраль көнне, без Халыкара Туган телләр көнен бәйрәм итәбез.Туган телебезне саклау, аны яклау һәркемнең изге бурычы.Телебез бетмәсә, халкыбыз югалмас! Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле, иң матур милли киемнәре - үз милләте киеме, иң тәмле аш – милли ашлары.
-
Сөйләм үстерү шөгыле."Дуслык" 18.02.2022 МАКСАТ: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Идел буе халыклары мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көн-күреше турында күзаллауларын формалаштыру.Үзенең милләтенә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларның төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар), аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирешү. Төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәтү. Ата-аналар һәм социум, балалар бакчасы, балалар арасында хезмәттәшлек итү теләге булдыру. АЛДАН ЭШЛӘНГӘН ЭШЛӘР: Идел буе халыклары турында әңгәмә үткәрү. Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар уйнау.Үзәк китапханәсенә экскурсиягә бару. Әкиятләр уку, табышмаклар әйтешү. Интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләү, булдыру, слайдлар карау. СҮЗЛЕК ЭШЕ: Әлам, тугъра, удмурт, башкорт, мордва, чуваш, Рәсәй.
-
Задачи,стоящие перед образовательными учреждениями района на 2021-2022 учебный год.Встреча с главой района Нуриевым Ильшатом Габделфартовичем. 16.02.2022
Совещание руководителей образовательных организацией района с участием главы Арского муниципального района Нуриевым Ильшатом Габделфартовичем.