Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Котлыйбыз! 20.04.2022 Тәрбиячебез Шаймуллина Наилә Раил кызы районкүләм лэпбук бәйгесендә катнашып 1 урынга лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Г.Тукай иҗатын нәниләр белән өйрәнәбез. 19.04.2022
Балаларга Г.Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәгълүматлар бирү, әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, аның әсәрләре аша нәниләр күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту, матур сөйләм телен үстерү максатыннан бакчабызда Габдулла Тукай иҗатына багышланган стенд булдырдык.
-
"Тылсымлы авазлар иле!" 18.04.2022 Максат:өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту: -картина буенча яз турында хикәя төзеп сөйләүне күнектерү; – иҗек-аваз анализы ясау; – авазларны ишетеп аеру;
-
Өмә./Субботник. 15.04.2022 Балалар бакчасында өмә үткәрелде.Өмәдә барлык коллектив актив рәвештә катнашты. Бакчабыз яны бик матур, чиста булып калды. Тиздән бакча эшләре дә башланачак. Көннәр генә җылынсын, бакчада утырту эшләрен дә без һәр елдагыча, бердәм, бөтен коллектив белән башкарабыз. В детском саду прошел субботник по уборке территории детского сада. Цель субботника понятна каждому – сделать наш детский сад более чистым, благоустроенным и приятным. Приятно видеть результат своего труда, каждый внёс в это дело частичку своего тепла, чистая территория детского сада радует глаз всех окружающих.
-
12 апрель - Космонавтика көне! 12.04.2022 Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Балалар бакчасының катнаш төркем дә бу көнне билгеләп үтте. Балалар белән космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде, әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Бишек җыры"бәйгесе! 12.04.2022 Арча районы Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар өчен уздырылган "Бишек җыры" бәйгесендә Галимовлар гаиләсе өченче урынга лаек булды.Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Изучаем русский язык "Весна" 11.04.2022 Цели: пополнение словарного запаса детей по теме «Перелетные птицы», совершенствование грамматического строя речи, составление описательного рассказа. Задачи Образовательные задачи: активизация словаря по теме, закрепление названия перелетных птиц, их птенцов, весенних примет (капель, ледоход, проталины, первоцветы), употребления обобщающих слов (перелетные, зимующие). развитие навыка словообразования формирование грамматического строя речи: употребление существительных в родительном падеже, употребление в речи предлогов НА, С, ИЗ, ПОД, В, ОТ, К, опираясь на пиктограммы. упражнение в построении грамматически правильно построенных предложений составление описательного рассказа о весне, используя приемы мнемотехники.
-
Республиканский конкурс экологических рисунков ,1 место! 08.04.2022
Республиканский конкурс экологических рисунков по номинации"Охраняемые растения и животные. " Наши воспитанницы Назмиева Саида и Аделя)заняли 1 место. Поздравляем!
-
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2022 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының туган көне. Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. Олылар, сәламәтлегегезне саклагыз, дип юкка гына әйтми шул. Аны ничек сакларгамы? Моның рецепты бик гади дә, шул ук вакытта шактый катлаулы да. Гади, чөнки аны һәркем үти ала. Ни өчен катлаулы, дисәгез, әлеге рецепт буенча яшәргә күпләрнең ихтыяр көче җитми. Менә ул рецепт: - Көндәлек режим. Билгеле бер вакытта йокларга яту һәм тору организм ял итә алсын өчен кирәк. Ял белән эш чиратлашырга тиеш. Вакытында ашау исә ризыкның дөрес эшкәртелүе, ашказанының аны кабул итәргә әзерләнүе өчен мөһим. - Дөрес туклану. Инде ризык турында сөйли башлаганбыз икән, дөрес туклануга да игътибар бирик. Тиешле күләмдә файдалы матдәләр алган организм гына авыруларга каршы тора ала. Шуңа да табында яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм ярмалар гел булырга тиеш. - Саф һава. Һавада йөрү – сәламәтлекне ныгытуның тагын бер мөһим өлеше. Урамда уйнау, походка бару кәефне дә күтәрә бит әле! Табиблар шуны гына истә тотарга киңәш итә: урамга чыкканда һава торышына карап киенергә кирәк. - Чыныгу. Беркем дә бозлы суга сикерергә ашыкмасын! Бу – чыныгу түгел! Организмны температура үзгәрешенә әкренләп ияләштерергә кирәк. Җәен яланаяк йөрү, су коену да чыныгуга карый. - Физик күнегүләр. Монысын аерым язарга булдык әле. Бүген без компьютер, телефон артында күп вакытыбызны үткәрәбез. Эшнең дә күбесен техникага ышанып тапшырдык. Шуңа да аз хәрәкәтләнәбез. Ә хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән борынгылар. Физик күнегүләр сәламәтлек өчен дә бик мөһим. Һәркөн иртән зарядка ясарга, көн дәвамында да физкультура белән шөгыльләнеп алырга онытмагыз.
-
Безнең уңышлар! 06.04.2022