Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Безнең уңышларыбыз 27.04.2015

Районда үткәрелгән шашка ярышында команда беренчелегендә төп мәктәпләр арасында мәктәбебез командасы беренче урынны яулады. 7 нче сыйныф укучысы Губаева Гөлфинә армспорт буенча районда 2 нче урынга лаек булды. 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Адилә Г. Тукайга багышланган шигырь конкурсында 3 нче урын алды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Өмәдә. 25.04.2015

Мәктәп территориясе, авыл урамнары чистартылды.
-
"Тирә- якны яшелләндерү" 25.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы"ның алтынчы көне "Тирә- якны яшелләндерү" дип аталды. Укучылар мәктәп тирәсен чистарттылар, территориягә яшь агачлар утырттылар.
-
"Тукай - сүнмәс йолдыз ул!" 24.04.2015

Бүген мәктәбебездә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган "Тукай - сүнмәс йолдыз ул!" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булды. Кичәдә барлык укучылар да катнашты. Алар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әлеге бәйрәм барыбызның да күңеленә хуш килде.
-
"Изгелек кыл" 24.04.2015

"Изгелек кыл" акциясе кысаларында укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне чистарттылар.
-
Г. Тукай шигырьләренә конкурс 23.04.2015

Бүген район күләмендә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган шигырь конкурсы булды. Анда безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Адилә катнашты. Ул, Г. Тукайның "Япон хикәясе" н сөйләп, сертификат алып кайтты.
-
"Тылсымлы сүзләр көне". 23.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы"ның 4 нче көне "Тылсымлы сүзләр көне" дип аталды. Бу көнне мәктәп күләмендә "Тылсымлы сүзләр" исеме астында кичә үткәрелде. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
Рус теленнән тест. 22.04.2015

4 нче сыйныф укучылары рус теленнән тест эшләделәр. Барлык укучылар да сорауларга җавап бирделәр.
-
"Ветераннар белән очрашу" 22.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы"ның өченче көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булдылар. Аларга котлау открыткалары тапшырдылар, сугыш турындагы истәлекләрен тыңладылар.
-
"Дуслык көне".
21.04.2015
"Язгы изгелек атналыгы"ның икенче көне "Дуслык көне" дип аталды. Класс сәгатьләрендә дуслык турында әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар "Минем иң якын дустым" темасына сочинениеләр яздылар.










