Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Зона ярышлары. 20.11.2015

Сикертән төп гомумбелем мәктәбендә өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары булды. Анда безнең мәктәптән дә укытучылар катнашты. Бадминтон буенча Зәйнуллин Хәйдәр III урынны, Мөхәмәтшина Эльмира III урынны, өстәл теннисы буенча Закирова Алсу II урынны, Нуриев Мәгъсүм II урынны яуладылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы 19.11.2015

Мәктәптә "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" темасына әти-әниләр җыелышы булды. Анда районның балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Йолдыз Руслановна һәм участок инспекторы Зубаеров Ильнар Ильфатович чыгыш ясадылар, әти-әниләргә кирәкле мәгълүматлар бирделәр.
-
Класс сәгате 18.11.2015

Мәктәптә профориентация эше дәвам итә. Классларда күмәк хуҗалыктан килгән эшче профессия вәкилләре белән класс сәгатьләре үткәрелде. Сыер савучы Губаева Фидания үзенең эше турында сөйләде, укучыларга киңәшләрен бирде.
-
Түгәрәк өстәл 17.11.2015

Бүген мәктәптә хокук бозуларга каршы профилактика буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Арча район шифаханәсеннән Рөстәм Әхмәтҗанов Һәм КДН нан Лилия Завялова да катнашты. Алар укучылар белән бик файдалы әңгәмә үткәрделәр.
-
Антитеррор буенча укулар 16.11.2015

Мәктәптә антитеррор буенча укулар үтте. Укытучыларга, әти- әниләргә. укучыларга инструктаж үткәрелде, лекцияләр укылды.
-
Театрга бару. 13.11.2015

Бүген мәктәбебез укучылары К. Тинчурин театрына "Гашыйклар тавы" исемле спектакль карарга бардылар. Анда үзләренә бик күп тәэсирләр алып кайттылар.
-
ГТО нормалары. 12.11.2015

Мәктәптә барлык класс укучылары да ГТО нормалары тапшырдылар.
-
Республика семинарында. 11.11.2015

Бүген Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты Арчаның өченче мәктәбе белән берлектә семинар үткәрде. Лектор - Мәскәүнең "Вентана- Граф" нәшрият үзәге методик хезмәте җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Марина Рожкова. Семинарда безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары һәм китапханәче катнашты.
-
Безнең уңышлар 10.11.2015

Район буенча бадминтон ярышында урын алучы һәм ГТО нормаларын уңышлы тапшырган өчен грамота алучы укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Волейбол. 09.11.2015

Укучылар мәктәптә эшләп килүче волейбол түгәрәген бик яраталар. Каникул вакытында да барлык укучылар бик теләп йөрделәр.










