Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Китапханәдә 09.09.2016

5 нче сыйныф укучылары китапханәче Бариева Дилә Ирек кызы белән китап укучылар конференциясенә әзерләнәләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 08.09.2016

8 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Закиров Тәлгать Дәүлиевич, Арча район больницасының шәфкать туташы Гильмуллина Ольга Борисовна, Ак Барс страхование директоры Ахметгалиева Мөнәвәрә Наримановна катнашты, башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Рәмзия Фатыйховна доклад белән чыгыш ясады.
-
Беренчеләребе.... 07.09.2016

Быел мәктәбебезгә 1 нче сыйныфка 8 укучы керде: 1 кыз һәм 7 малай. Алар тырыша-тырыша дәреслекләр белән танышалар.
-
Куркынычсызлык айлыгы. 02.09.2016

Яңа уку елы башлану белән барлык классларда юлда йөрү, пожар куркынычсызлыгы, терроризм, экстремизм темаларына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, әңгәмәләр үткәрелде.
-
Белем бәйрәме
01.09.2016
Бүген 1 сентябрь - Белем бәйрәме. Мәктәпләрдә яңа уку елы башлана. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар телибез!
-
Мәктәп ачылу тантанасы 31.08.2016

Бүген мәктәбебезне ныклап төзекләндергәннән соң ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә Арча район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Закиров Ринат Зиннурович, РФ дәүләт думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирекович һәм башка кунаклар катнашты. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Мәктәпне ачу тантанасы 29.08.2016

31 нче август көнне 12.30 сәгатьтә ныклап төзекләндерелгән мәктәбебезне ачу тантанасы була. Барлык ветеран укытучыларны, авылдашларны бәйрәмгә чакырабыз. Рәхим итегез!
-
Чәчәк күргәзмәсе 28.08.2016

Арча шәһәрендә үткәрелгән чәчәк күргәзмәсендә мәктәбебез бик теләп катнашты.
-
Ярминкәдә катнаштык
27.08.2016
Арча шәһәрендә үткәрелгән мәктәп ярминкәсендә безнең мәктәп тә актив катнашты. Анда бакчада үстерелгән яшелчәләр, җиләк- җимешләр, кулдан эшләнгән әйберләр сатылды.
-
Мәктәбебез төзекләндерелде 26.08.2016

Быелгы уку елы ныклап төзекләндерелгән мәктәптә башланып китә. Кыска гына вакыт эчендә мәктәпне шундый матур бинага әверелдереп, безгә уңай шартлар тудырганнары өчен президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннехановка, район башлыгы Илшат Габделфәртович Нуриевка һәм барлык төзүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.









