Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Лагерьның унсигезенче көне.... 18.06.2017

Укучылар лагерь сабантуена әзерләнә. Генераль репетиция авыл мәдәният йортында уза. Мәдәният йорты директоры Шәйдуллин Р. балаларга матур җырлар, биюләр өйрәтүдә үзеннән зур өлеш кертә.
-
Лагерьның унҗиденче көне.... 17.06.2017

Укучыларыбыз авыл җирлегендә урнашкан фельшер-акушерлык пунктына сәяхәт кылдылар. Фельдшер Калимуллина Г. укучыларны әлеге пунктта булган бүлмәләр , беренче ярдәм өчен җыелма белән таныштырды.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Лагерьның уналтынчы көне.... 16.06.2017

Бүген лагерьга йөрүче укучыларыбыз чишмә тирәсен чүптән арындырдылар, чәчәклекләргә су сиптеләр.
-
Лагерьның унбишенче көне.... 15.06.2017

Укучылар лагерь сабантуена флэшмоб әзерлиләр.
-
Лагерьның ундүртенче көне.... 14.06.2017

Лагерьның һәр көне файдалы һәм күңелле үтә. Бүген исә укучыларыбыз петанк һәм дартс буенча ярышларда катнашты.
-
Лагерьның унөченче көне.... 13.06.2017

Бүген укучыларыбыз сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янын җыештырдылар, соңыннан сугыш еллары җырларын башкардылар.
-
13.06.2017

Укучыларыбыз авылыбыз чишмәләрен һәрвакыт чистартып торалар. Чишмә яны матур-матур чәчәкләргә күмелгән.
-
Лагерьның уникенче көне.... 12.06.2017

Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме.
Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.
Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.Әлеге бәйрәм безнең "Тамчыкай" мәктәп яны лагерында да билгеләп үтелде. Лагерь әйдаманы Магсумова Гөлнара Фердинат кызы бәйрәмнең килеп чыгуы белән таныштырды. Укучылар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр, гимн җырладылар. Ак, зәңгәр, кызыл төстәге футболкалар киеп Россия флагын чагылдырдылар. Бәйрәм соңыннан күмәк биюләр оештырылды.
-
Лагерьның унберенче көне.... 11.06.2017

Нәрсә соң ул мода? Бу термин кешенең тормыштагы культурасы һәм стилен чагылдыра. Мода кешенең киемендә, көнкүреш предметларында, интерьерда, шулай ук әдәбият, архитектура һәм сәнгатьтә чагылырга мөмкин. Бүген укучыларыбыз да моданы үзләре аңлаганча җиткерделәр.
-
Лагерьның унынчы көне.... 10.06.2017

Бүген бадминтон буенча лагерь беренчелегенә ярышлар узды. Укучылар ярышта бик теләп катнаштылар. Күп көч куйганнан соң беренчелекне Гәләветдинова Гүзәл яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз , алдыгы ярышларда уңышлар телибез.









