Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Өмә 29.04.2017

Бүген мәктәп күләмендә өмә оештырылды. Өмәдән бер кеше дә читтә калмады. Барлык укучылар , укытучылар, техник хезмәткәрләр дә теләп катнаштылар. Бөтен мәктәп территориясе, юл буйлары, чишмә, һәйкәл тирәсе чүптән арындырылды; бордюрлар, агач төпләре агартылды.
-
"Арча балы" 28.04.2017

Укучыларыбыз "Арча балы" конкурсында катнаштылар. Аларның биюе "Самый волшебный танец" исеменә лаек булды.
-
Очрашу 27.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары авылдашыбыз, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасының өлкән укытучысы, доцент , "Агулы үсемлекләр", "Туган ягым үсемлекләре" китаплары авторы Закиров Фоат Дәүли улы белән очрашты.
-
26.04.2017

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм узды. Бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан кичә оештырылды. Һәр укытучы һәм укучы татар халкының милли киеменнән үзенә бер элемент алган иде, кызларыбыз калфак һәм яулыктан, егетләребез кәләпүштән. Кичәдә укучыларыбыз Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Соңыннан "Туган тел" җыры күмәк башкарылды.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 25.04.2017

Бүген 4 нче һәм 5 нче класс укучылары математика һәм тарих фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылар.
-
ЕРТ-2017 24.04.2017

9 нчы класс укучылары Бердәм Республика Тестлары үттеләр.
-
Әдәби кичә 21.04.2017 Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары катнашында авыл мәдәният йортында балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың туган көненә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәдә шагыйрәнең матур -матур шигырьләре тыңланды, китапханәче Бариева Дилә Ирек кызы шагыйрәнең иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды. Кичә бик күңелле һәм файдалы узды.

-
ВПР-2017 20.04.2017

Бүген 4 нче класс укучылары рус теленнән һәм 5 нче класс укучылары математикадан Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләделәр.
-
Очрашу 19.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары җырчы, музыкаль педагог, халык уен коралларында уйнаучы -Шиһапов Солтан Фидәис улы белән очраштылар. Укучылар төрле музыка уен кораллыры: баян, тальян гармун, кыңгыраулы гармун, кубыз, сорнай, курай турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, татар халык көйләрен, җырларын тыңладылар. Очрашу Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
-
Түгәрәк өстәл 18.04.2017

Учащиеся нашей школы сегодня встретились с ведущим специалистом аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района Нигматуллиным Мансуром Камбиловичем. Мансур Камбилович рассказал о предупреждении правонарушений среди несовершеннолетних и о проведении профилактического мероприятия "Дети России".









