Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Лагерьның бишенче көне.... 05.06.2017

Бүген укучыларыбыз асфальтта рәсем ясадылар. Алар чынбарлыктан табигатьне рәсемгә төшерделәр. Рәсемнәр шулкадәр матур килеп чыкты, аларны хәтта чынбарлыктан аерып алуы да кыен иде.
-
Лагерьның дүртенче көне.... 04.06.2017

Лагерьның әйдаманы Магсумова Гөлнара Фирдинант кызы балалар алдында төрле авыруларга каршы көрәш чаралары турында чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үзләре белгән халык медицинасы чаралары турында сөйләделәр.
-
Лагерьны тантаналы төстә ачу 03.06.2017

Бүген лагерьның өченче көне, бүген без лагерьны тантаналы төстә ачып җибәрдек. Укучыларыбыз концерт номерлары әзерләделәр. Лагерь флагын мәктәптә һәм районда күп спорт ярышларында катнашып җиңүләр яулаган 4 нче класс укучысы Гәләветдинова Гүзәл күтәрде.Укучыларыбыз җырладылар, биеделәр. Шулай ук лагерьда әйдаман булып эшләүче физик тәрбия укытучыбыз- Зәйнуллин Хәйдәр Хәйруллович укучыларыбыз алдында халкыбызның борынгы җырларын яңгыратты.
-
Лагерьның икенче көне.... 02.06.2017

Лагерьга өйрүче укучыларыбыз бүген отрядларга бүленеп эшләрен дәвам иттеләр. Отрядларыбыз "Йолдызлар" һәм "Пузырики" исемнәрен алдылар, үзләренә девиз һәм җыр сайлардылар.
-
1 июнь -балаларны яклау көне 01.06.2017

Бүген 1 нче июнь - балаларны яклау көне, бүген безнең мәктәбебездә лагерь эшли башлады. Лагерьга башлангыч сыйныфларда укучы 15 бала йөри. Беренче көннән үк балалар бик теләп йөри башладылар. Физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйруллович укучыларга өр-яңа петанк дип аталган уен өйрәтте. Лагерыбызның һәр көне кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калабыз.
-
Каникуллар... 31.05.2017

Укучыларыбыз бүген җәйге каникулларга таралды. Каникулга китәр алдыннан укучылар җәйге каникул вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, җәйге практика графигы белән таныштылар.
-
25.05.2017
Төп дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү.
Опубликовано: 25.05.2017
Һәрбер 9 нчы сыйныф укучысы имтиханнарны (рус теле, чит тел, рус әдәбиятыннан кала) ике телдә бирә ала. Татар телендә әзерләнү өчен материалларны түбәндәге адрестан алырга мөмкин: http://mon.tatarstan.ru/rus/demo.htm
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2017

-
Имтиханнар уңышлы үтте 22.05.2017

Арча балалар сәнгать мәктәбенең Кәче филиалында белем алучы укучылар чыгарылыш имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырдылар.
-
Пионер туган көн 19.05.2017

19 май пионер оешмасының туган көне. Ул СССРда 1922 нче елда оеша. Пионерлар хәрәкәте ил тарихында зур бер чорны биләп тора. Ләкин безнең илдә хәзер пионер оешмасы юк инде, ә күптән түгел генә ул бик популяр иде. Олылардан пионер оешмасы турында сорасаң, аларның йөзләре яктырып китә, күзләре нурлана. Алар үзләренең пионер бала чагы турында озак һәм бик күп сөйләргә әзер: пионер җырлары, үзләренең вожатыйлары һ.б. турында. Бу тема әле хәзер дә күпләрне кызыксындыра,чөнки сәясәтләндерелгән булса да, пионер оешмасы берничә буын үз иленең лаеклы гражданнарын тәрбияләде. Чынлыкта бу нәрсә булган? Ничек булган?..









