муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
2025 нче ел -Ватанны саклаучылар елы 15.01.2025 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы. Россия Президенты Владимир Путин гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча Дәүләт Советында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Яңа ел тематикасын президент махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм ата-бабаларның батырлыклары истәлегенә сайларга тәкъдим итте. Ел тематикасы хәзерге Россиянең өстенлекләрен чагылдыра – патриотлык, буыннар дәвамчанлыгы һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт. Шунысы игътибарга лаек, Ватанны саклаучылар елы 2024 елда Гаилә елына алмашка килә, һәм бу очраклы түгел. Бу гаилә кыйммәтләре һәм Ватанга героик хезмәт арасындагы тирән бәйләнешне ассызыклый. Демография һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Гаилә елы киләчәккә нигез салды. Ә Ватанны саклаучылар елы якты һәм мөһим вакыйга булачак, ул әлеге нигезне саклаучыларның казанышларын ассызыклаячак. Ватанны саклаучылар елы 2025-ул календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу яклаучыларга һәм яклауны дәвам итүчеләргә тирән рәхмәт белдерү дә.

-
"Чишмә башы"газетасы 28.12.2024 Бакчабыз тормышы,яңалыклар чагылдырылган "Чишмә башы" газетасының декабрь ае саны белән танышыгыз.

-
Чыршы бәйрәме-2024 27.12.2024 Менә үзенең шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте.Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып Яңа ел аяк баса.Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр,муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

-
"Чыршы уенчыгы - 2024" 25.12.2024 Фахретдинова Язгөл, Хлопушин Данир,Гафурова Нәфисә - районда үткәрелгән "Чыршы уенчыгы- 2024" конкурсының җиңүчеләре! Котлыйбыз! Иң актив әниләребез Хлопушина Алсу, Фәхретдинова Гөлзилә,Гафурова Миләүшәгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларыгыз да, сезгә охшап, тырыш, актив булып үссеннәр.

-
"Тылсымлы кыш" 23.12.2024 "Тылсымлы кыш" күргәзмәсенә берсеннән-берсе серле,үзенчәлекле кул эшләре ясадылар безнең бакчабызга йөрүче балаларның әти-әниләре.

-
Тиздән Яңа ел җитә. 16.12.2024

Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьлэре, матур бәйрәмнәре белән 2025 нче Яңа ел туган җиребезгэ аяк басачак. Нинди булыр ул? эле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй яңа елның тарих битләренэ ниләр язылыр? Бер уйласаң,иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менэ шул мизгел әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.Балалар бу бәйрәмне аеруча шатланып,ашкынып көтәләр. Кышкы бизәкләр белән бакчабызны бизәүдә актив катнашалар.
-
"Солдатка бүләк" 14.12.2024 Зурлар төркеменә йөрүче балаларыбыз тәрбиячеләре Ләйсән Илсуровна белән бергәләп "Солдатка бүләк" акциясендә катнаштылар,Яңа ел бәйрәменә багышланган брелоклар ясадылар.Илебездә тынычлык урнашып, хәрби операциядә катнашучылар исән-сау өйләренә кайтсыннар иде дип телибез.

-
Батырлар көне 09.12.2024 9 нчы декабрьдә илебез ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә.Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.Балалар авылыбызның мемориаль комплексында солдат һәйкәленә чәчәкләр салып кайттылар

-
Кышлаучы кошларга ярдәм 06.12.2024 Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү; сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, режим моментагы әңгәмәләр кышлаучы кошларга багышланды

-
Туган телем сагында 04.12.2024 Балалар бакчада татар халык уеннарын яратып уйныйлар.Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Аларда халыкның гасырлар буена тупланган традицияләре буыннан-буынга бирелә. Халык уеннары hәрвакыт актуаль, чөнки алар үткәннәр аша кешенең киләчәгенә юнәлдерелә. Уеннар баланың шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэмин итә, моның өчен шартлар тудыра.Уеннар баланың төркемдә үз-үзен тәртипле тотуына да ярдәм итә. Саф hавага чыкканда, киенү, чишенү вакытында “Кап та коп” уенын кулану балаларда тәртиплелек тәрбияли, кирәкле сүзне сайлап, урынлы кулланырга өйрәтә.




