муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Дрон-тормыш өчен куркыныч
18.04.2025
ИГЪТИБАР!
Торак пунктлар өстенная пилотсыз очкычлар очу тыела, шуна курә аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күреп яки ишетеп (тавыш самолет моделе бызылдавына охшаш), куркынычсызлык кагыйдаларин утарга кирак
ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ
Әгәр син пилотсыз очкыч күргәнсен (ишеткәнсең) икән, нишләргә?
Ачык урынны шундук ташлап, 112 хезмәтена БПЛА турында хәбәр итәргә, үз урыныңны әйтерга, дронны тасвирларга һам аның очыш юнәлешен күрсәтергә кирәк
Сезнен куркынычсызлык кагыйдәләре:
01. Паникага бирелмә, башкаларны паникага салма!
02. Куе агачлар астында качарга, чөнки алар пилотсыз очкычлардан ин яхшы ышык урын булып тора.
03. Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк тор.
04. Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читләш
05. Куркынычсыз урынга "елан сыман" йөгер. Бер траектория буенча йөгерергә кирәкми!
06. Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар - подваллар һәм ышыклану урыннары!
07. Әгәр өйдә булсаң, подвалга чык
08. Үзең белән элек жыелган тревога чемоданын ал: кирәкле документлар, акча һәм банк карталары, дарулар, телефон ечен зарядка, алмашка кием һәм бер-ике 0,5 л шешә су
09. Кәрәзле телефоннан файдаланудан баш тарт.
10. Яшеренү урыны фольгадан коткаручы термоодеяло була ала, ул пилотсыз очкыч өчен чагылыш бирә һәм кешене сиздермичә калдыра
11. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм чатларда урын турында мәгълүмат булган һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшенең фотосурәтләрен яки видеоязмаларын бастырма.
12. Әгәр дрон турыдан-туры сиңа таба оча икән, стена артында (мәсәлән, ванна бүлмәсендә) ышык урын тап. Машинадан йөгер: урамда ышык эзлә яки җиргә ят.
ШУНЫ ИСТӘ ТОТУ КИРӘК: СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ МӨҺИМРӘК
-
"Җир йөзенә бакча бүләк ит" 17.04.2025 "ЭкоЯз-2025" конкурсының 3 нче атнасы җир йөзебезне яшелләндерүгә багышланган. Бу чарада әти-әниләр һәм балалар бик теләп катнашалар.

-
12 нче апрель-Космонавтика көне 11.04.2025

12 нче апрель - Космонавтика көне. Космик өлкәдә Россия галимнәре һәм инженерлары булдыра торган алдынгы ачышлар һәм уникаль технологияләр – безнең горурлыгыбыз. Космосны буйсындыручыларның беренче буыны турындагы истәлекләрне саклау- безнең уртак бурычыбыз.
-
"Чүләрне аерып җый" акциясе 10.04.2025

ЭкоЯз -2025 " конкурсының икенче атнасы үтеп бара. Шөгыльләрдә балалар чүп калдыкларын дөрес аерып җыю турында өйрәнделәр, "Макулатура җый- агачның гомерен сакла" проектында катнаштылар.Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел. Кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе дә.
-
"Пластик шешәләргә яңа тормыш бүләк ит!" 10.04.2025

"ЭкоЯз 2025" конкурсы кысаларында балалар һәм бакча коллективы "Пластик шешәләргә яңа тормыш бүләк ит" акциясендә катнаштык.
-
ЭкоЯз.2 нче атна. Чүпне аерып җый! 08.04.2025 Дидактик уен" Чүпләрне сортларга аер". Максат: Балаларны "чүп-чарны сортларга аеру", "икенчел эшкәртү" һәм экологик культураны күтәрү төшенчәләре белән таныштыру; әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

-
"Солдат өчен рәсем" 04.04.2025 Салкын окопларда җылы бирсен Сабыйларның рәсем, хатлары Сөюләрнең, мәхәббәтнең көчен, Хәтерләтсен туган якларны. Балалар "Солдат өчен рәсем" акциясендэ катнаштылар.

-
"ЭКО яз" -2025. 02.04.2025

1 апрельдән Татарстанда традицион «Экояз»республика конкурсы старт алды. Узган елдагы кебек үк, конкурс экологик квест формасында уздырыла, аның биремнәре атна саен үзгәрәчәк. Быел " ЭКОяз " Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
-
Кошлар көне 01.04.2025

“Кошлар көне”- ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Ул 1 нче апрельгә туры килә, чөнки нәкъ шушы вакытта кошлар туган якларына кайта. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана.
-
" Мирас чыганаклары" -конкурсы җиңүчесе 31.03.2025 Идел буе республикаларында яшәүче халыкларның милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксыну уяту, педагогик җәмәгатьчелек, ата-аналар һәм балалар арасында иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту максатыннан үткәрелгән «Мирас чыганаклары» видеороликлар конкурсында катнашып, Фәхретдинова Язгөл лауреат дәрәҗәсендәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!




