муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туган телем-иркә гөлем 23.04.2026 Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан район буенча үткәрелгән " Туган телем- иркә гөлем" шигырь конкурсында Мәгсумова Айлин Рәнис кызы 1 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе- Ахмадуллина Ләлә Зиннур кызы. Котлыйбыз!

-
Табигать язмышы безнең кулларда 21.04.2026 "Экояз 2026"республикакүләм конкурсының 4 нче атнасы "Табигать язмышы безнең кулларда" дип атала. Хәсәншәех балалар бакчасында "Агачларны саклыйк" дип исемләнгән экологик шөгыль үткәрелде. Балалар "Агачлар да авырый"дип исемләнгән мультфильмны анализлап,яраткан агачларын аппликация формасында ясадылар.

-
Экологик калейдоскоп 13.04.2026 Эковесна-2026»Бөтенроссия акциясенең өченче атнасы башланды.Ул «экологик Илһам калейдоскобы»дип атала. Максат: ресурсларны экономияле файдалану. Ул иске һәм кирәксез әйберләргә «яңа тормыш " бүләк итүдә чагыла. Әйтик, сүз кәгазь яки картон турында барса, бу очракта икенчел куллану урман кисүне киметәчәк. Текстиль продукциясен кабат куллану су ресурсларында, ә пластикны – әйләнә-тирә мохитне агулы пычранулардан саклауда уңай чагылыш табачак

-
Космос көне 10.04.2026 Ел саен 12 апрельдә Россиядә һәм дөньяның күп илләрендә Космонавтика көне — кешенең космоска беренче очуына багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. 2026 елда бу дата яңадан илебез фәненең бөек казанышлары, беренче космонавтларның батырлыгы һәм космосны үзләштерүнең бөтен кешелек өчен әһәмияте турында искә төшерергә сәбәп булды. Космонавтикага багышланган шөгыльдә мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты.

-
ЭкоЯз 2026 02.04.2026 2026 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2026» республика конкурсы старт алды, аның төп максаты республика халкын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Бу марафон кысаларында безнең балалар әти-әниләре белән берлектә сыерчык оялары ясап элделәр.

-
Кошлар көне 01.04.2026 1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

-
27 нче март - Театр көне. 27.03.2026 27 нче март - Бөтендөнья театр көне. Балаларның сөйләм телен үстерүдә театр сәнгатенең роле бик зур. Сәнгать әсәрләре аша балаларда аралашу культурасы да тәрбияләнә. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан, балалар "Кызыклы шәкерт", " Бала белән Күбәләк" шигырьләрен сәхнәләштерделәр

-
" Тукай сүзе" Арча радиосында 25.03.2026 Арча радиосы Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан " Тукай сүзе" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Мәгсумова Айлин Рәнис кызы бу бәйгедә " Бишек җыры"н сөйләп катнашты.

-
Нәүрүз -2026 21.03.2026

Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул – кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, борынгы фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул «яңа көн» дип тәрҗемә ителә. Ул – кышның тәмамлануы, язның килүе, яңа тормыш башлану билгесе.
-
Акция" Россия -семья семей" 18.03.2026 В рамках Года единства народов России прошла Всероссийская просветительская акция " Россия -семья семьей". Сотрудники нашего ДОУ приняли участие ,написали очный диктант на русском языке. Цель акции -популяризация русского языка как языка государствообразующего народа и языка межнационального общения ,а также укрепление гражданского мира и согласия.




