муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
7 нче февраль- Татарстан Гербы көне 07.02.2025 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте.Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.
-
Хәрби-патриотик айлык 03.02.2025 Бакчабызда Ватанны саклаучылар елы кысаларында хәрби-патриотик айлык башланды. Бу айда үткәрелгән шөгыльләр һәм чаралар илебез һәм республикабыз ,ватаныбызны саклаучылар турында өйрәнүгә багышланачак.
-
" Чишмә башы" 31.01.2025 "Чишмә башы" газетабызның гыйнвар ае саны. Рәхим итеп укыгыз!
-
Ленинград блокадасы 27.01.2025 Бүген Ленинград блокадасы тәмамланган көн. 81ел узган. Ләкин бу 900көн барган зур сынаулар онытылмый. Балалар белән без дә бу көннәр башка кабатланмасын, илебездә тынычлык урнашсын дип, "Батырлык "шөгыле уткәрдек. Ленинград блокадасы вакытындагы авыр сынаулар, ачлык, салкынлык, сугыш, икмәк нормасы турында сөйләштек. Кабызылган шәм яктысында 1минут тын гына утырып тору белән тәмамладык.
-
Курчак театры 24.01.2025 Әкиятләр уку һәм аларны сәхнәләштерү-мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң мөһим тәрбияләү чарасы. Әкиятләр баланы яхшыны яманнан аерырга, яхшы күңелле, намуслы булырга өйрәтә. Балаларны рухи яктан чын кеше итеп тәрбияләүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең роле зур. Без дә зурлар төркемендә шушы юнәлештә эш алып барабыз. Башта балалар белән әкият белән танышабыз, интерактив уеннар аша әкиятнең эчтәлегенә төшенәбез, аннан бергәләп әкиятне сәхнәләштерәбез. Әкиятләр укып баланың иркен итеп бәйләнешле сөйләме камилләшә, геройлар турында фикер йөртергә һәм бәя бирергә өйрәнә.
-
Кышкы шогыльләр 23.01.2025 Кыш темасын дәвам итеп, зурлар төркемендә "Кар бабай" аппликациясе ясадылар. Максат:балаларның күзаллауларын, сәнгать осталыкларын үстерү. Форма һәм күләм турында белемнәрен ныгыту. Өлешләрдән сурәтне урнаштыру, ябыштыру алымнары күнекмәсен бирү.
-
Балаларның иммунитетын ныгыту 20.01.2025 Баланың иммунитетын ныгыту өчен нишләргә? Ата-ананың һәммәсе дә баланың иммунитетын ныгыту өчен төрле чаралар күрә. Тик даруханәдә сатылган кыйммәтле витамин һәм даруларның күпчелек очракта бөтенләй диярлек файдасы юк. Шуңа да борынгы әби- бабалардан килгән дәвалану ысулларына күбрәк өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә, беренче урында суган белән сарымсак тора. Тик аларның чыдап булмаслык исе һәм тәме балаларны читләштерә. Бу очракта вак кына туралган суганны яисә сарымсакны ризыкка салырга була. Әчегән сөт продуктларында иммунитет өчен файдалы лакто- һәм бифидобактерияләр саклана. Алар ярдәмендә эчәк тракты микроблар белән җиңелрәк көрәшә икән. Моннан тыш, чикләвек ашау организмга көч өсти һәм төрле чирләргә каршы тору сәләтен арттыра.
-
Гуманитар ярдәм 17.01.2025 26 нчы гыйнварда Арча муниципаль районының Ватанны саклаучылар елы башлануга багышланган гуманитар колоннасын җибәрү оештырыла. Без дә бу эштән читтә калмадык. Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан коллективка, әти-әниләргә зур рәхмәт! Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватаныбызны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп,көтеп торыйк!
-
2025 нче ел -Ватанны саклаучылар елы 15.01.2025 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы. Россия Президенты Владимир Путин гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча Дәүләт Советында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Яңа ел тематикасын президент махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм ата-бабаларның батырлыклары истәлегенә сайларга тәкъдим итте. Ел тематикасы хәзерге Россиянең өстенлекләрен чагылдыра – патриотлык, буыннар дәвамчанлыгы һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт. Шунысы игътибарга лаек, Ватанны саклаучылар елы 2024 елда Гаилә елына алмашка килә, һәм бу очраклы түгел. Бу гаилә кыйммәтләре һәм Ватанга героик хезмәт арасындагы тирән бәйләнешне ассызыклый. Демография һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Гаилә елы киләчәккә нигез салды. Ә Ватанны саклаучылар елы якты һәм мөһим вакыйга булачак, ул әлеге нигезне саклаучыларның казанышларын ассызыклаячак. Ватанны саклаучылар елы 2025-ул календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу яклаучыларга һәм яклауны дәвам итүчеләргә тирән рәхмәт белдерү дә.
-
"Чишмә башы"газетасы 28.12.2024 Бакчабыз тормышы,яңалыклар чагылдырылган "Чишмә башы" газетасының декабрь ае саны белән танышыгыз.