Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Әфганчыларны искә алу 15.02.2017

Район күләмендә музыка мәктәбендә Әфганчыларны искә алу кичәсе булды. Чарада 8,10 класс укучылары катнашты. Батырлыкка омтылырга яшьтән ук кирәклегенә ышанып, зур дулкынлану һәм өмет хисләре белән кайттылар. Чараны оештыручыларга рәхмәт!!
-
Муса Җәлил - герой- шагыйрь
15.02.2017
8нче класс укучылары арасында " Муса Җәлил - герой- шагыйрь" исемле атнасында әдәби кичә булды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфыйкова Ә.Ф. оештырды һәм алып барды. М. Җәлилнең тормышы, иҗатына тулы күзәтү ясалды, презентаөия күрсәтелде, 2 команда арасында шагыйрьнең иҗатына багышлап викторина уены булды. Әдәби кичә укучыларның сәнгатьле шигырь сөйләме белән дәвам итте. Кичә файдалы һәм тәрбияви булды.
-
Татар балалары өчен олимпиада
15.02.2017
Мәгариф министрлыгы тарафыннан рус мәктәбенең татар балалары өчен олимпиада этабы узды. 11нче А класс укучысы Ризванова Камилә призлы урынга лаек булды. Җитәкчесе : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Лилия Фатых кызы. Зур җиңуегез белән котлыйбыз.
-
Регионара олимпиада
15.02.2017
Мәгариф министрлыгы һәм Казан дәүләт университеты тарафыннан оештырылган татар теленнән регионара олимпиада 11нче А классы укучысы Ризванова Камилә I урынны яулады. Укучыны әлеге олимпиадага татар һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Лилия Фатых кызы әзерләде. Зур җиңүегез белән котлыйбыз!!!
-
Парламент дәрес 14.02.2017

Тарих укытучысы Сафарова Г.В. 5 нче класс укучылары белән "Республикабыз үсешенә минем керткән өлешем" темасына парламент дәрес үткәрде. Укучылар арасыннан Давлетбаева И. Сироджидинова Н. чыгышлары кызыклы булды.
-
Уважаемые родители! 13.02.2017

В современном мире школьники проводят очень много времени в социальных сетях. Учитывайте особенности некоторых интернет-ресурсов, способных отрицательно воздействовать на мировоззрение детей и подростков. Поэтому необходимо проверять аккаунты детей в соцсетях, чтобы знать, с кем они общаются и чем интересуются. Рекомендуем контролировать времяпровождение детей в соцсетях, быть особенно внимательными к появлению новых друзей через интернет-ресурсы.
-
"Aҗаган- 2017" уены 10.02.2017

Район күләмендә "Аҗаган - 2017 " хәрби - патриотик уенының зона этабы булып узды.5 гимназия укучылары "Химик саклану", "Көч күнегүләре" номинациясендә 1 урынны, ә командалар арасында 3 урынны яулады. Җитәкчесе : Алеев Л.Р. Җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Спорт бәйрәме 10.02.2017

Хөрмәтле уытучылар, әти-әниләр, укучылар!!!
12 февраль , ял көнне , 9:30 сәгатьтә Арча узәк стадионында Спорт бәйрәме уздырыла : чаңгы ярышы, төрле спорт чаралары, уеннар, чанада , тауда шуу булачак. Әлеге бәйгедә , бәйрәмдә барыгызны көтеп калабыз. Сәламәтлек - зур байлык.
-
" Искиткеч әйдаман" 10.02.2017

5-9 класс укучылары арасында " Искиткеч эйдаман" бәйгесе булды. Укучылар әйдаманның барлык сыйфатларын билгеләделәр, төрле уеннар оештырдылар , узара ярыштылар. Татарстан варислары кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бүгенге бәйрәмдә һәркем үзенчә шат иде,чөнки һәрберсе әйдаман булырга лаеклы. Педагог- оештыручы Абдуллина Г.Р. һәр укучыны котлады , уңышлар теләде.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 08.02.2017

9нчы класс укучылары өченрус теленнән сынау имтиханы булды. Укучылар алган белем һәм күнекмәләрен имтиханда яздылар. Киләчәктә тагын да рус теленнән тырышырга кирәклегенә төшенделәр.
















